Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Филологиягә Мәскәү тарафыннан бюджет урыны аз бүлеп бирелү аңа карата мөнәсәбәтне белдерә

Бу хакта Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алышу вакытында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов әйтте. “Минем алда - коры цифрлар. Шуларга карасак, кызганыч, без бюджет урыннарының азаюын күрәбез. 2011 елда алган биеклекләрне без тота алмадык. Ел саен Мәскәү бюджет урыннарын киметеп килде. Быел да алар узган елга караганда кимрәк. Бу - безнең вузга гына караган,  Татарстанга гына караган әйбер дә түгел, бу - дәүләтнең гуманитар фәннәргә, бигрәк тә филологиягә карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Узган ел безгә Мәскәү 70 урын биргән иде. Быел КФУ филологиягә 40 урын ала. Бу безгә, Алабугага филиалына, рус һәм чит ил филологиясенә бергә исәпкә алганда. Моннан 3 ел элек без 83 урын алган идек, узган ел ул 79 га төште, быел исә 54 кенә урын калды. Бу - филология юнәлеше һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен көндезге бүлеккә. Ул 54 урынның 35е генә - 11 сыйныф тәмамлаган укучылар өчен. 35 урынның 15ен татар филологиясенә алабыз, 20се татар теле, әдәбияты һәм инглиз, кытай телләренә кала. Дөрес, урыннар бик аз. Соңгы берничә елда Татарстан буенча телләр законы нигезендә без татар теле һәм башлангыч мәктәп укытучыларына 25 урын алдык. Узган ел магистратурага 15 бюджет урыны алган идек. Кызганыч, быел андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә быел абитуриентларга бик авыр булачак. Бакалавриатта бары тик 35 кенә урын калды. Мөмкинлектән файдаланып, шушы мәсәләне дә күтәрәсем килә. Соңгы 3 елдагы кебек үк, программа нигезендә, ниндидер мөмкинчелек табып, филология юнәлешенә өстәмә урыннар табып булсын иде”. Рамил Мирзаһитов бюджет урыннарының аз булуын турыдан-туры укытучыларның "кыскару"ына бәйле булуын әйтте. “Укучылар саны кимү - укытучылар саны кимү дигән сүз. Көндезге бүлекнең 12 укучысына һәм читтән торып укучы 120 студентка 1 укытучы туры килергә тиеш. Элек алай түгел иде. Алдагы елларда группада 4 кенә студент утырып чыккан вакытлар булды. Хәзер 12 укучыга - 1 укытучы. Барлык кыскарулар да шуннан килә. Минем кулда - киләсе 7 елга татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтияҗ күрсәткече. Мәсәлән, 2021 елда Татарстан Республикасында гына 94 татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк булачак. Шуның 39ы - милли мәктәпләргә. Мин 2021 елны алдым, чөнки быел кергән студентлар шул елда укуны тәмамлаячак. Безне тәмамлаучыларның 100%ы мәктәпләргә киткән очракта да, без яртысын каплый алмыйбыз, шуңа контрактлы укуга кеше ала алабыз. Быел контракт нигезендә уку бәясе - 100 000 cум. Бу бәягә укырга теләүчеләр булырмы? Былтыр педагогика юнәлешенә - 9, филологиягә 10 кеше, бер группа җыя алдык,” – диде ул. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә укучылар зур тырышлык куярга тиеш булалар, чөнки һәр елны 1 урынга уртача 4-5 кеше гариза тапшыра. Уртача имтихан баллары турында Рамил Мирзаһитов: Балларны алдан ук әйтеп булмый, әмма алдагы елларда бер имтиханга 75 балл туры килә иде, магистратурада 85-90 балл,” – дип билгеләп китте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев