Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус телле студентлары өчен татар теленнән олимпиада уздырылды

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасында рус телле студентлар арасында тугызынчы тапкыр татар теленннән олимпиада уздырылды. Әлеге чарада 10 уку йортыннан 160 студент катнашты.

Татар теленнән олимпиада 2008 елдан башлап ел саен, өч этапта үткәрелеп килә: монолог тыңлау, язма (лексик-грамматик биремнәр), телдән (татар телендә аралашуга корылган биремнәр).

Быел олимпиада “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” V Халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында үтте. “Шуңа карамастан, аның мөстәкыйль чара булуын әйтеп үтәргә кирәк. Бу олимпиадада Республикада белем алучы, татар телен өйрәнә торган рус телле студентлар катнаша. Олимпиаданың популярлыгы ел саен арта”, - диде Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова.

Татар теленнән олимпиадада Яр Чаллы дәүләт педагогика университетыннан, Казан дәүләт медицина университетыннан, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Аграр көллияттән, Казан (Идел буе) федераль университетының барлык институтларыннан һ.б. уку йортларыннан студентлар катнашкан.

“Бу олимпиадада Татарстан Республикасыннан да, монда укырга килгән башка төбәк студентлары да, чит илдән килгән, Казанның югары уку йортларында белем алучы, татар телен өйрәнүче стдуентлар да бар”, - диде Әлфия Йосыпова.

Олимпиаданың нәтиҗәләре 24 ноябрь көнне институтның рәсми сайтында урнаштырылачак, ә җиңүчеләрне котлау, традицион рәвештә, ел саен 21 февральдә, Халыкара Туган тел туган тел көнендә, билгеләп үтеләчәк. “Бу көндә шулай ук мәктәп укучылары, студентлар өчен “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Шул конференциясене ачу тантанасында җиңүчеләр бүләкләнеп китәчәк”, - диде Әлфия Йосыпова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев