Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында халык шагыйре Разил Вәлиевкә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла

2017 елның 21 февралендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Татарстан,2) халык шагыйре, ТР Г.Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиевнең тууына 70 яшь тулу уңаеннан “Язлар кебек янып яшим җирдә...” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Кичә 13.30 сәгатьтә башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев