Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Фильм әти исемен тапламый торган булсын иде инде" - Әлфия Миңнуллина

Драматургның варисы буларак, Әлфия Миңнуллина продюсер Марат Әхмәтшинга Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча фильм төшерергә телдән рөхсәт биргән. «Әтинең варислары мин генә түгел бит, әлегә беребезнең дә авторлык хокуклары буенча документларны күргәнебез юк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфия Миңнуллина. Ул безнең илдә авторлык хокукларының начар саклануын әйтеп үтте. «Минем әле сценарийны күргәнем юк. Ишетүемчә, әти пьесасыннан аерылган башка бер текст та бар. Фильмны төшерсеннәр, әмма әти исемен тапламый торган булсын иде инде», – диде ул. Әлфия Миңнуллина фильм төшерү эшенә катнашып йөрмәсә дә, сценарийны күрү теләген җиткерде. Мәгълүмат өчен: августта Татарстанда Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча фильм төшерелә башлый. Ул Татарстан Президенты ярдәме белән төшерелә. Проектның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова. Идея авторы – композитор Марат Әхмәтшин. Ул фильмның продюсеры буларак катнаша. Фильм Әтнә дәүләт театры базасында төшереләчәк. Нигездә Кама арты театрлары артистлары катнаша. Зур булмаган рольгә Марат Бәшәров та чакырулы.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев