Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Филармония янындагы паркта Эмиль Җәләлетдинов һәм Флюра Сөләймановага "яшел һәйкәл" куярга җыеналар

Бу елның 30 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Филармония янындагы паркта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова исеменнән агачлар утыртырга җыеналар.

Исегезгә төшерәбез: узган ел  Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исеменнән агачлар утыртылган иде.

Мәшһүр шәхесләргә яшел һәйкәл "кую"да Татарстанның мәдәният һәм урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, "Илһамият" клубы ветераннары да катнаша.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев