Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фикерләүгә өйрәтү – бер бәла

Татар мәктәбендә укыган авыл балаларының рус теленнән БДИны шәһәр укучыларына караганда яхшырак бирүенә шикләнеп караучылар да аз түгел. Янәсе, ничек инде алар 100 балл җыя алсын!  Дөрес, быел  абсолют  нәтиҗәгә ирешүчеләр былтыргыдан азрак. Әмма 80-90-нан артык балл җыючы татар балалары шактый. Узган ел   республикада 88 укучы рус теленнән иң югары баллны җыйган иде. Быел андыйлар 50дән артык. Алар нигездә – район үзәкләрендәге, шәһәрдәге мәктәп, гимназия, лицейларда белем алучылар. Лә­кин шулар арасында чеп-чи татар мәктәбендә укучы кыз да бар.  Балтач райо­нының Норма урта мәктәбе укучысы Илүзә Мәхмүтова – гап-гади  хезмәт ияләренең баласы. Башкалардан  бары укуга мөнәсәбәте белән  генә аерыла ул. – Көне-төне БДИга әзерләндем дип әйтә алмыйм. Укудан тыш музыка мәктәбен тәмамладым. Бию түгәрәгенә йөрдем. Китап укырга бик яратам. Татар теле белән дә кызыксындым. Кыскасы, киң кырлы укучы булырга тырыштым. Рус  теленнән 100 балл туплавым – республика күлә­мендәге олимпиадаларга әзерләнү нәтиҗәсе. Өч ел рәттән призер булдым,  – ди  Илүзә. – Мәктәптә көн саен сынауга әзерләндек. Безне рус теле һәм әдәбиятыннан  Рәмзия Һадиева укытты. Әгәр укытучы белемле булмаса, укучы кызыксынмаса, бернинди нәтиҗәгә дә ирешеп булмый. Яхшы укырга  дип максат куйдым һәм шуңа омтылдым. Күрсәт­кечләр 95 баллдан ким булмас дип өметләнгән идем. Чөнки берничә сорауга җавапта шикләнеп утырдым. Шулай да башыма беренче килгән җавапны яздым. 100 балл туп­лавымны белгәч, бик сөендем. Инша табигать һәм кеше темасына багышланган иде. Аны 150дән ким булмаган сүз кертеп язарга кирәк. КФУ­ның рус филологиясе бү­легенә барырга җыенам. Балларым җитәр дип уйлыйм. Мамадыш районындагы Үсәли мәктәбенең рус теле укытучысы Резедә Фазы­лованың укучылары  арасында 80-90нан артык балл җыючылар аз түгел. Бер­ничә ел элек бер укучысы 100 балл туплаган. “5 нче сыйныфтан ук имтиханга әзерли башлыйм. Әмма БДИга әзерләнәбез  дип түгел. Дәресләрдә дә, түгәрәкләрдә дә имтиханда  була торган темаларга өстенлек бирәм. Югарырак сыйныфларда дәресләргә  ярты сәгать алдан әзер­лә­нәбез, – ди  35 ел стажы булган укытучы. – Урта звенода балаларның күбесе белем кирәк дип укымыйлар әле. Бары 9 нчы сыйныфта гына  уку теләге уяна башлый. Яхшы укыган балаларның белеме төпле. Шуңа күрә алар­ның игътибарын күб­рәк иҗади биремнәргә юнәл­тергә тырышам. Мәк­тәп программасы  барлык имтихан темаларын үз эче­нә ала. Ә менә начаррак укыганнарга вакытны кызганмаска тырышам. Андый­ларның да баллары 60тан ким булмый. Укучы­ларның бюджет урыннарына кер­мичә калганы юк. Төрле темаларга инша яздыртып кына торам. Еллар узгач, аларны бергәләп чагыштырабыз. Укучыларны фикер­ләргә өйрәтү  – бер бә­ла. Дөрес,  имтиханның тест өлеше бетерелде инде. Әмма шулай да сорау­лар­ның төрлесе бар. Инша өлешендә шактый гына балл җыярга мөмкинлек бар. Иң күбе – 24 балл. Андый укучыларым да була. Быел Айсылу Минниязова 93 балл җыйды. Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбендәге рус теле укытучысы Галия Мин­һаҗеваның дүрт укучысы  туксаннан артык балл җый­ган. “Мин 18 ел буена туган мәктәбемдә укытыр өчен урын көттем. Башта Казанда, аннан районда мәгариф бү­легендә эш­ләдем. Бер укытучы пен­сиягә киткәч, аның урынына килдем. Татар мәк­тәбе булса да, укучыларым рус теле белән кызыксына. Алар белән һәр­вакыт рус те­лендә генә сөй­ләшәм. Җи­мерә-вата аралашырга өй­рәнә­ләр, – ди ул. – Быел 11 нче сыйныфны 14 бала тәмам­лады. Барысы да китап укырга яратты. Андый сыйныфлар сирәк була. Үз­ләре тәртипле, җыр-бию­гә, шигырь сөйләргә оста. Төр­ле бәйгеләрдә катнаштылар. Дәрестән соң әзер­лә­нергә килим әле, дип кенә тордылар”.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев