Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Февраль аеннан "Шаян-ТВ" балалар телеканалы эшли башлаячак (ФОТО/ВИДЕО)

Бу хакта “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчелеге матбугат конференциясендә игълан итте. "Татар-информ" яңа каналга кагылышлы яңалыкларны барлады. Биби белән Элвин Грейны яратканнар күңеленә бу канал аеруча ошар дип уйлыйбыз. "Татар-информ" каналдагы беренче тапшыруның нинди булачагын да ачыклады.
Матбугат конференциясе "Шаян ТВ" урнашачак студиядә - М.Горький урамының 15 йортында узды. Бу бинада "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең "Болгар" радиосы урнашкан. "17 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка татар телендә балалар каналы проекты тәкъдим ителде. Татар телендә эшләүче "Шаян ТВ" республика телевизион балалар каналы 1 февральдә "ТНВ Татарстан" һәм ТНВ "Планета" телеканалларында эшли башлаячак. Аның төп максаты - белем бирү һәм татар телен, мәдәниятен тарихын популярлаштыру", - дип сөйләде Илшат Әминов. “Шаян” каналы тапшыруларын 1 февральдән карап булачак. Беренче тапшыру ярты сәгать дәвам итәчәк. Аны “ТНВ Татарстан” каналында 15.00 сәгатьтә, "ТНВ “Планета” каналында 15.15 сәгатьтә карап булачак. Акча булган очракта, каналны техник яктан әзерләү өчен 120, ә эшләтеп җибәрү өчен 9 ай вакыт кирәк диелде. Бер елдан соң канал тәүлек әйләнәсендә балалар өчен тапшырулар булган каналга әйләнәчәк. Әлегә исә, инде искәртелгәнчә, “Шаян ТВ” тапшырулары ТНВ һәм ТНВ Планета каналында чыгып барачак. Киләчәктә “Шаян” каналы спутник, кабель челтәре, Smart TV, Интернет, Шаян.ru сайтларында трансляцияләнәчәк. Шулай ук аны гаджетлардагы махсус “Шаян” мобиль кушымтасы аша да карап булачак, дип вәгъдә итте "Яңа Гасыр" каналы җитәкчеләре. "Шаян ТВ" каналы турында кызыклы җиде яңалык.

1. Каналның җитәкчесе – Рамилә Сәхабетдинова

Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе башлыгы “Яшь ТНВ” тапшырулары аша билгеле Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк. “Балалар редакциясендә эшләве икеләтә авыр. Алар кечкенәдән моны белеп үсә. Татар телендә телевизион кадрлар әзерләү максатына ирешәбез дип уйлыйм”, – ди Рамилә Сәхабетдинова.“Яшь ТНВ” хәзерге вакытта “Күчтәнәч”, “Җырлы-моңлы балачак”, “Поем и учим татарский”, “Тукай урамында”, “Тамчы шоу” һ.б. тапшыруларны әзерли. Яңа каналда бу тапшырулар да булачак.

2. Каналның “йөзе” – Шаян белән Биби

Каналның төп герое – Шаян малай. Аның дуслары – үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай. Шунысы кызык - “Шаян малай” образын Илшат Әминовның үзенә охшатучылар табылды. “Яшь чагының копиясе!” Гел кызык кына эзләгән журналистлар Биби дигәч, "Беренче театр"дагы Бибине искә төшерделәр. "Беренче театр"дагы Биби.

3. “Шаян ТВ” тапшырулары

Тапшыруларны әзерләүдә академик Әнвәр Хуҗиәхмәтовҗитәкчелегендәге эксперт төркеме катнаша. Алар өч төрле аудиториягә планлаштырылган: 3-7 яшь, 7-11 яшь, 11-15 яшь. Каналның якынча программасы да әзер. Аннан чыгып нәтиҗә ясасак, тапшыруларның озынлыгы 5 минуттан алып 40 минутка кадәр дәвам итә. Мәсәлән, түбәндәге тапшырулар булыр дип планлаштырыла: “Шаян һәм Биби тәкъдим итә” "Җырлы селфи" (10 минут) – популяр җырларны гаджетлар ярдәмендә өйрәнү;  "Уймак" – спорт тапшыруы; "Татарча өйрәнәбез"; "Шома бас" (15 минут) – бию турында тапшыру; "Кичке әкиятләр" (10 минут); “Олылар кебек телим” (20 минут) - балалар өчен күңел ачу тапшыруы. Каналда 20 дән артык оригиналь программа, уен-шоулар, мультипликацион фильмнар урын алачак. Татар телендә чыгачак 20 проектның 30 проценты – аң-белем һәм тәрбияви тапшырулар, 20 проценты – телевизион уен-викториналар, 20 проценты – мультипликацион сериаллар, 10 проценты – балалар өчен сериаллар, 10 процентыы – фәнни-популяр һәм документаль фильмнар, 10 проценты тулы метражлы фильмнар булачак.

4. Каналның бюджеты

Илшат Әминов каналның бюджеты турында төгәл сумма әйтмәде. "һәрхәлдә, "Карусель" балалар каналыныкы кебек елына 900 миллион сум булмас дип ышанам", - диде ул. Бу суммадан артыграк булыр дип планлаштырыламы, азрак булачакмы – бу билгесез калды. Журналистлар күпме белергә теләсә дә, өстәмә мәгълүмат булмады.

5. Каналга тәрҗемәчеләр кирәк

“Фиксиләр”, “Супер канатлар” мульфильмнарын “Халкыбыз мирасы” студиясе тәрҗемә итте. Ләкин бу зур чыгымнар сорый. Безнең үзебездә дә тәрҗемә итү студиясе бар. Мультфильмнарны тәрҗемә итү өчен тәрҗемәчеләр таләп ителәчәк”, – ди Илшат Әминов. Аның әйтүенчә, тәрҗемәче вазифасына татар теле укытучыларын чакыру ихтималы бар. “Бездә татар телен саклап калуга барлык мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. Иң мөһиме – теләгебез зур”, – ди ул.

6. Каналда кемнәр эшли?

Каналның партнерлары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ, Бөтендөнья татар конгресы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Әкият” Дәүләт курчак театры һәм башкалар. "Шаян ТВ" каналында “Яшь ТНВ" каналын алып барган сәләтле балалар һәм инде күпләргә таныш булган Венера Иванова, Луиза, Айзилә, Рүзәл, Зөһрә, Иван һәм башкалар эшләячәк. Каналның редакциясен - “Болгар радиосы” бинасын якын арада төзекләндерү планлаштырыла.

7. “Шаян ТВ” дан беренче тапшыру

“Татар-информ” “Шаян” каналында күрсәтелә башлаячак беренче тапшыруны ачыклады. Ул - “Супер канатлар” сериалы. 1 февральдән ТНВ каналы кысаларында, Шаян-ТВ балалар канылында тәрҗемә ителгән сериалны күрсәтәчәкләр. 15:00 ТНВда, 15:15 ТНВ-Татарстан каналында карарга мөмкин.Кореядә төшерелгән бу мультсериалны татарчага “Аксу” студиясе тәрҗемә иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Аксу” студиясенең дубляж режиссёры Әлфия Һадиева әйтте. “Супер канатлар” балалар сериалы 0+ категориясендә, ул 52 сериядән гыйбарәт, һәр сериянең озынлыгы 12 минут. Сериалның русча варианты “Супер крылья” дип атала, аны “Супер канатлар” дип тәрҗемә иткәннәр. “Җәһәт канатлар”, “тиз канатлар” һәм башка вариантлар тәкъдим ителде. “Супер” дигән сүзгә без татар телендә төгәл, дөрес төшенчә таба алмадык, чөнки, сюжет буенча, һәрбер сериядә очкычлар катнаша, диспетчеры кеше рәвешендә күрсәтелә, ә очкычлар очып йөри, шуңа күрә “супер” вариантында тукталдык”, - диде режиссер. Сериалның төп герое – Джетт исемле кызыл очкыч, аны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Минакова (Сибгатуллина) тавышландырган. Һәр очкычның төп бурычы – төрле-төрле илләргә посылканы илтеп бирү. Диспетчер очкычка ил турында кыскача мәгълүмат бирә, ул кайда урнашкан, кемнәр яши, нинди үзенчәлекләре турында сөйли, соңыннан берничә яңа сүз өйрәтә. Шулай итеп, балалар чит илдәге сүзләрне дә истә калдыра. Очкыч шул илгә килеп җиткәч, өйрәнгән сүзләрне 4-5 тапкыр яңадан кабатлап чыга. Болар, гадәттә, исәнләшү-хушлашу, рәхмәт әйтү сүзләре. Барлыгы 52 ил белән танышу уза, ягъни 52 тел белән таныша ала дигән сүз. Мексика, Тайланд, Америка, Финляндия, Франция, Италия, Россия һәм башка илләр бар. Шунысы мөһим: әлеге сериалда тискәре персонажлар урын алмаган. Чит илләр белән танышудан тыш, бер-береңә ярдәм күрсәтү, дуслык, һөнәрләр белән танышу кебек темалары да бар.

8. Шаян ТВда Элвин Грей булуы көтелә!

“Супер канатлар”ны балаларга тагын да кызыклы булсын өчен танылган артистлар да чакырылган булган: “Әйтик, Башкортостанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Элвин Грейны кечкенә балалар бик яхшы белә. Ул “Белла” исемле очкыч булып “сөйләште”. Элвин катнашындагы серияләр күп булмады, әмма ул безнең проектка бик кызыксынып карады, гастрольләре тыгыз булуына карамастан, вакыт табып, студиябезгә килде. Дөресен әйткәндә, без башта куркыбрак тордык, әмма аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар иде, шуңа күрә бернинди дә кыенлык тумады. Бер үк вакытта колакчыннарда сериалның рус варианты, икенчеләрендә инглиз варианты яңгырады һәм шуларны исәпкә алып, татарча тавышландырырга кирәк булды. Эмоция дә, тавышны үзгәртергә дә кирәк. Элвин Грейның барысы да уңышлы килеп чыкты”, - диде Әлфия Һадиева. Шуны искәртеп үтик, ноябрь азагында Элвин Грей - Радик Юльякшин мультфильмны тәрҗемә итүен Инстаграмда хәбәр иткән иде. Нинди мультфильм икәнен әйтмәде, әмма менә хәзер без моны да ачыкладык. “Безнең яраткан героебыз Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев иде. Ул “Альберт бабай” очкычы булып “сөйләште”, чөнки мультфильмда өлкән яшьтәге персонажлар да катнашты”, - диде Әлфия Һадиева. Эпизодик рольләр дә булган: “Аларга да артистлар сайладык. РФның атказанган, ТРның халык артисты Зөфәр Харисов. “Рәвешләр” юмор театры җитәкчесе Әбри Хәбриев, җырчы Айрат Ильясов, "Әкият" курчак театры артисты Рузилә Зарипова һ.б.” “Нигә чит ил мультифильмын сайладыгыз?” дигән сорауга Әлфия Һадиева: “Чит ил мультфильмнарның сыйфаты яхшы. Әгәр татар телендә шундый сыйфатлы мультфильмнар була калса, аларны, һичшиксез, карараячаклар. Төрле яктан мәгълүмат алу, мультфильмда кызыклы темалар чагылу, баланың үсешенә, аның дөньяга карашын киңәйтә торган сыйфатлы продукт килеп чыга дип уйлыйм” – , дип җавап бирде. "Аксу" студиясенең мультфильмнарга татарча дубляж ясау тәҗрибәсе бар - 2016нчы елда ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Фиксиләр” балалар мультфильмын әзерләде. 2017 елда Кореяда чыккан “Супер канатлар” балалар сериалын тәрҗемә итүгә дә заказ министрлыктан килгән. "Без рус теленнән тәрҗемә иттек, чагыштырыр өчен инглиз телендәге вариантын да бирделәр. Тәрҗемә мөхәррирләре - шагыйрә һәм тәрҗемәче Флёра Тарханова, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәшит Минһаҗев. Моннан тыш, артистларга басымнарны дөрес куярга өйрәтүче белгечләр дә җәлеп ителде”, - диде Әлфия Һадиева.
Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА, Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА, Эльвира ШАКИРОВА, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Александр Эшкинин
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев