Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәүзия Солтанга 60 яшь тулуга багышланган “Көзге шәфәкъ” исемле әдәби–музыкаль кичә үткәрелә

2018 елның 24 сентябрендә Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында шагыйрә, публицист, популяр җырлар авторы Фәүзия Солтанга 60 яшь тулуга багышланган “Көзге шәфәкъ” исемле әдәби–музыкаль кичә үткәрелә. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итә. Программада шигырьләр белән бергә Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Сәхәбиева, Азат Тимершәех, Роберт Андреев, Раил Сөнгатуллин башкаруында җырлар яңгыраячак. Кичәне Резедә Сәләхова белән Илфак Хафизов алып барачак.                                                   Афиша: Татарстан Язучылар берлеге Кичә 17 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
  • Фәүзия Солтан (Фәүзия Сәйфетдин кызы Нәҗметдинова) 1958 елның 1 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Фәүзия Солтан "Учларымда җиләк" (1990)",  "Үзәк өзелгән чак" (2003) китаплары авторы. Ул көндәлек матбугат битләрендә басылган хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре, җыр текстлары аша да укучыларга таныш. Ф.Солтан - 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Татар-информ
Төп фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев