Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәүзия Бәйрәмованың "Гөләйза" тарихи романы халыкка тәкъдим ителде

28 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 12 нче санлы татар китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” тарихи романын халыкка тәкъдим итү булды. Очрашуга язучылар, татар зыялылары, студентлар, китап сөючеләр килгән иде. Презентациядә автор үзе дә катнашты, әсәренең язылу тарихын сөйләде. Бу роман тарихи җирлектә, мәхкәмә беркетмәләренә нигезләнеп, архив документлары буенча язылган, Фәүзия Бәйрәмовага шулай ук күп санлы тарихи чыганаклар белән танышырга, әсәр геройларының туып-үскән җирләрендә булырга да туры килгән. Очрашуны алып баручы китапханә мөдире Әлфия Аксуева да боларга тукталып үтте, халыкка Фәүзия Бәйрәмованың иҗаты турында бай мәгълүмат  бирде: “Бүген китапханәдә танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, популяр язучы, күп санлы китаплар авторы Фәүзия ханым Бәйрәмованың 2018-нче елда басылып чыккан « Гөләйза» романын тәкъдим итәбез, – диде ул. –  Фәүзия Бәйрәмова, милләтебезне сөендереп, елдан-ел яңа китапларын язып-чыгарып тора, татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, матбугатта һәм мәйданнарда курыкмыйча үз сүзен әйтә, әдәбиятта үз эзен калдыра… Ул милләтебезнең бөек һәм фаҗигале язмышын әдәби әсәрләрендә дә, документаль хезмәтләрендә дә төгәл чагылдыра. Фәүзия Бәйрәмова Салехардтан Сахалингача, Кавказдан Кырымгача, Татарстаннан Төркияләргәчә, Себер-Уралларда, эссе чүлләрдә, бозлы котыпларда, татарлар иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле яшәгән урыннарда булып, кырыктан артык китап язды, аларны милләткә бүләк итте. 1552 нче елда берничә дәүләткә нигез салган, дөньяны тетрәткән Алтын Урда дәүләтенең варисы булган Казан ханлыгы яшәүдән туктады, халкыбыз үз дәүләтчелеген югалтты. Татар тарихында иң тирән эз калдырган бу фаҗига, авыр югалту татар халкының сәяси, икътисади, мәдәни үсешенә тискәре тәэсир итә, дәүләти дин дәрәҗәсендәге ислам дине кысрыкланучы дингә әверелә. Русия патшалары һәм аның яраннары Русиядә бер патша һәм бер дин генә булырга тиеш дигән формула буенча фикер йөрткәнлектән, татар -мөселманнарны православ диненә көчләп кертү, дөресрәге, көчләп чукындыру сәясәте үткәрелә            башлый. «Гөләйза» әсәрендәге вакыйгалар 1838-1848 елларда Чистай өязендә бара. «Бу чордагы көчләп чукындыруларны күпләр белми, – ди Фәүзия Бәйрәмова, – чөнки Екатерина II заманнарында бераз дин иреге килә, көчләп чукындырулар туктап тора. Әмма, шул ук вакытта, элек көчләп чукындырылганнар рәсми рәвештә исламга кайта алмый, моның өчен аларны зур җәзалар көтә». «Югыйсә, татарлар салымын түли, гаскәренә бара, лашман булып җигелә бит инде! Дәүләт дип тә әйтми, хөкүмәткә каршы да күтәрелми, юк, аларга һаман татарның дине кирәк, иманы кирәк! Әмма татарга да бик газиз шул ул – дин белән иман, әби – бабалардан калган изге амәнәт! Һәм татар аның өчен үлгәнче көрәшәчәк!» – дип яза автор. Шуңа күрә бу бичара керәшен татарлары кача-поса ислам динен   тоталар… Әсәрдән берничә өзек укып китәсем килә: «Менә өйдә азан тавышы яңгырады, Нәгыймәнең әтисе үлгәннән соң, бу биредә әйтелгән беренче азан иде... Ишмөхәммәт калын күкрәк тавышы белән кычкырып намаз сүрәләрен укый башлады, өй эченә дулкын – дулкын булып моңлы мәкам таралды... Ул әле йөрәкләрне кысып алып, үзе белән күкләргә күтәрде, әле башларны сәҗдәгә идерде... Бу керәшенлектән исламга чыгучы татарларның тәүбәләре дә, шәһәдәтләре дә, рәхмәтләре дә иде... Алар белән бергә бу намазны гомер буе ислам өчен газап чиккән Әкълимә әби, аның Себер төрмәсендә юкка чыккан атасы Мөхәммәт, анасы Мәрфуга, Зөя моныстыренда үлгән ире Абдулла, кыйнап үтерелгән улы Мөхәммәт, Васил белән Мәрьямнең тереләй яндырып үтерелгән әтиләре Бикмулла, ачтан үлгән әниләре һәм туганнары, Гөлзаданың урыс авылындагы кара мунчада төтенгә тончыктырылып үтерелгән ата-анасы Бикмөхәммәт белән Гөләйзар, иман хакына шәһит киткән бик күп мөселман–татарларның да рухлары гыйбадәт кыла иде...” «...Керәшеннәр өчен иң шомлы, иң куркыныч вакыт бала тугач һәм кеше үлгәч була, чөнки поп алдан килеп яки белеп өлгерсә, йолалар урыс динендә булачак, мулла өлгерсә – ислам динендә. Шуңа күрә кайбер авырлы хатыннар, бала табуларын поп белмәсен өчен, авылдан чыгып китәләр, айлар, хәтта еллар буе читтә йөриләр, аларның кайберләрен полиция белән эзләтеп табалар һәм балаларын чиркәүгә алып чукындыралар...» «Болар барысы да тарихта теркәлеп калган, чөнки судлар аша эшләнгән. Мин шундый эшләрнең берсе белән таныштым» – ди Фәүзия ханым. Автор төп герое яшәгән җирләргә сәфәр чыга, шактый күп тарихи материал туплый. «Вакыйгалар мишәрләр яшәгән авылларда – хәзерге Чистай районының Чирүле Шонталасы һәм хәзерге Алексеевский районының Кыр Шонталасы авылларында бара, – ди язучы. – Шулай ук керәшен татарлары яшәгән Актау, өяз үзәге Чистай һәм заманында ислам үзәге булган Биләрдә дә бара. Гөләйза туган Кыр Шонталасы һәм кияүгә чыккан Чирүле Шонталасы авылы Яуширмә күрешесендә генә. Шуңа күрә, Гаяз Исхакый үзенең «Зөләйха»сын Гөләйза язмышыннан алып язган, дип әйтүчеләр дә бар. Романның төп каһарманы мөселман – татар хатыны Гөләйзаны чиркәү кенәгәсендә керәшен дип язылганны сылтау итеп, аны еллар буе суд юлында йөртәләр, империя кануннары буенча, ул татар иреннән аерылырга һәм аннан туган балаларын чукындырырга тиеш була. Әмма Гөләйза үзенең иманы, гаиләсе, балалары өчен егылып үлгәнче, ана арслан кебек көрәшә. Биләр побы Гөләйзаның мәхкәмәдәге сүзләреннән куырылып килә:«...кара син аны, юк кына бер татар хатыны, хөкемдарларның күзенә туры карап, мин мөселман кешесе, дип торсын әле! Баш өстендә балта эленеп торганда, үзен мәхкәмәдән үк монастырьга озатасыларын белгәндә, ике баласының язмышы кыл өстендә булганда – ничек һаман үз динеңә ябышып ятарга мөмкин?! Ирләре дин өчен үлемгә бара, төрмәләрдә, монастырьларда җан бирә, хатын – кызлары балаларын чукындыртмас өчен дөнья буйлап сукбайлыкта йөри, Себер китсә китә – христиан динен алмый! Кайдан көч таба бу халык?! Казанны алганга, дәүләтләрен юк иткәнгә, үзләрен кол иткәнгә дә өч йөз ел тула бит инде, ә алар һаман татар булып калган, ислам динен тотып яталар!» Гөләйзаның үлеме дә тетрәндергеч була. «Җомга көннәрендә, җомга турларында, сәҗдә вакытында, кулына дисбесен тоткан килеш» җан бирә ул. Бу әсәр – татар халкының үз дине һәм милләт булып яшәү хокукы өчен тиңсез көрәше турында. Бу әсәр – аяк-куллары богауланып Себерләргә сөрелгән, төрмәләрдә җан биргән, монастырьларга ябылган, әмма ахыргача мөселман булып калган иманлы милләтебез турында. Гөләйзаның әтисе Ишмөхәммәтнең сүзләре безгә васыять булып яңгырый: «...бу дөньяда иң кадерлесе – иман, балалар. Гомер бик тиз үтеп китә ул, аның бер башыннан керәсең, икенче башыннан чыгып та китәсең... Әмма кем булып чыгасың син ул ишектән, мәңгелек капкасы каршына кем булып килеп басасың – менә шул иң мөһиме!.. Килүебез – Аллаһтан, җир йөзендә яшәвебез – сынау, мәңгелеккә китүебез дә – Аллаһ хозурына... Һәм яшәвебез дә Аллаһ кушканча     булырга тиеш». Башка чыгыш ясаучылар да “Гөләйза” романының татар әдәбиятында зур вакыйга булуын, тарихның моңа кадәр яшерен булган дәһшәтле серләрен ачуын, әсәр геройларының язмышы тетрәндерүен әйттеләр. Фәүзия Бәйрәмова йомгаклау сүзендә әсәренең гыйбрәт өчен язылуын, халкыбызның иң авыр вакытларда да динне һәм телне бирмәүләрен, аларның каһарманлыгы бүген дә безгә үрнәк булуын әйтте.  
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев