Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәүзия Бәйрәмова "Гөләйза" дип исемләнгән тарихи роман яза

Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” дип аталган тарихи роман яза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә язучы үзе әйтте. “Әсәрдәге вакыйгалар 1838-1848 елларда Чистай өязендә бара, татарларны көчләп чукындырулар турында, - диде Фәүзия Бәйрәмова “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Бу чордагы көчләп чукындыруларны күпләр белми, чөнки Екатерина II заманнарында бераз дин иреге килә, көчләп чукындырулар туктап торган. Әмма, шул ук вакытта, элек көчләп чукындырылганнар рәсми рәвештә исламга кайта алмый, моның өчен аларны зур җәзалар көтә. Шуңа күрә бу бичара керәшен татарлары кача-поса ислам динен тоталар. Әмма поплар да аларны даими күзәтеп тора - бала туса, чукындырырга килеп җитә, кеше үлсә - христианча күмәргә мәҗбүр итә. Бу татарлар чиркәү кенәгәләрендә христиан дип теркәлгән була. Аларча эшләмәсәң, ирләрне Себергә сөргәннәр, хатын-кызларны монастырьларга япканнар, балаларын алардан аерып алып, чукындырып, тәрбиягә урыс гаиләләренә биргәннәр. Болар барысы да тарихта теркәлеп калган, чөнки судлар аша эшләнгән. Мин шундый эшләрнең берсе белән таныштым. Ул турыда Галим Хисамиев “Гөләйза кыйссасы” дигән документаль китап та язды”. Ф. Бәйрәмова әйткәнчә, шактый күп күп тарихи материал туплаган. Ул төп герое яшәгән җирләргә сәфәр чыккан. “Вакыйгалар мишәрләр яшәгән авылларда - хәзерге Чистай районының Чирүле Шонталасы һәм хәзерге Алексеевский районының Кыр Шонталасы авылларында бара, - диде язучы. - Шулай ук керәшен татарлары яшәгән Актау, өяз үзәге Чистай һәм заманында ислам үзәге булган Биләрдә дә бара. Гөләйза туган Кыр Шонталасы һәм кияүгә чыккан Чирүле Шонталасы авылы Яуширмә күрешесендә генә. Шуңа күрә, Гаяз Исхакый үзенең “Зөләйха”сын Гөләйза язмышыннан алып язган, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма аларның тарихында, бигрәк тә, соңгы язмышларында бераз аерма да бар, Гөләйза төрмәгә эләккәнче үлеп котыла”. Язучы әсәрнең беренче бүлеген инде язып тәмамлаган. “Казан утлары” утлары журналына да тапшырган. "Бу әсәремнең темасы бик авыр, көненә ике биттән артык яза алмыйм, шул татарларны кызганып, елыйм, дога кылам. Тарихка тирәнрәк кергән саен, мин милләтебезнең рухи көченә, иманына, түземлегенә шаклар катам! Гап-гади авыл хатыннарына кадәр, “үз динем, үз телем, үз милләтем!” дип ябышып ятканнар бит! Судлар каршында шулай җавап биргәннәр. Дин-милләт өчен тереләй утларда янып үлгәннәр, чукындырырга куып кертелгәч, бозлы су асларына киткәннәр. Исән калганнары аз гына җай чыгу белән, яңадан үз диненә кайткан, гомер буе шуның өчен көрәшкән. Алар ул вакытта ислам динен “татар дине” дип, христиан динен – “урыс дине” дип атаганнар, чукынуны урыс булу, дипбелгәннәр. Һәм чукынмас өчен әллә нәрсәләргә барганнар. Чиркәү кенәгәсенә кертмәс өчен, бала табар алдыннан авылларыннан чыгып киткәннәр, сукбайлыкта йөргәннәр, тау куышларында качып бала тапканнар”, - дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.
Мөршидә Кыямова, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев