Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Фәрит Яруллиның "Шүрәле" балеты хәтта Мексикада куелган иде" - Вадим Дулат-Алеев

Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә: “Мин бу елларда татарча бик күп әсәрләр уйнадым. Залны “шартлатырлык” әсәрләр юк. Бу сорау Татарстан композиторларына”, - дип белдерүе иҗади җәмәгатьчелектә сораулар тудырды. “Татар-информ” хәбәрчесе бу мәсьәләне шәрехләвен сорап, сәнгать фәннәре докторы, профессор, музыка белгече Вадим Дулат-Алеевка мөрәҗәгать итте. Сөйләшү Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале башланыр алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында барды. Вадим Дулат-Алеев әлеге фестивальнең арт-директоры. “Европаның концерт оешмалары нәрсәдер алмый икән – бу әле начар музыка дигән сүз түгел. Аларның психологиясе башкача корылган, - дип сүз башлады Вадим Робертович. – Безнең Европага чыгарырлык музыкабыз бар. Әлегә серләрне ачып бетерә алмыйм. Александр Витальевич үзе сөйләр. Ул нинди татар музыкасын уйнаячагын белә. Әлегә әйтмәгән икән, бу аның белмәве дигән сүз түгел. Бу бик нечкә мәсьәлә”. Вадим Дулат-Алеев татар музыкасының чит илләрдә уйналуына басым ясады. Чиста татар музыкасы буларак Рәшит Кәлимуллинның, Мәсгудә Шәмсетдинованың башкарылуын санап үтте. Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсы заманында Прагада куелуын, Фәрит Яруллиның “Шүрәле”сенең яхшы башкарылуын әйтте. “Классиканы бәяләп бетермибез, яңа экспериментлар белән шаккаттырасыбыз килә. Экспериментлар аларның үзләрендә дә байтак. Ә менә Фәрит Яруллинныкы кебек матур мелодия... “Шүрәле” балеты хәтта Мексикада куелган иде”, - диде ул. Вадим Дулат-Алеев татар милли музыкасын пропагандалау максатыннан “Мирас” татар музыкасы фестиваленең оештырылуына басым ясады. “Без бит үз музыкабызны үзебез белмибез. Мансур Мозаффаровның 1нче концерты моннан 50 ел элек башкарылган. Кем ишеткән аны? Әйдәгез, башта үзебез тыңлыйк, аннары экспорт турында уйларбыз. Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең беренче концертында Нәҗип Җиһановның “Кырлай” симфоник поэмасы, 9нчы симфониясе һәм “Симфоник җырлары” башкарылды. Оркестр “бис”ка халык җырлары нигезендә язылган “Симфоник җырлар”ның финалын башкарды. Концерт аншлаг белән үтмәде. Татар милли музыкасын тыңларга татар иҗади интеллигенциясе – язучылар, композиторлар килмәгән иде. Залда җырчылардан бары тик Эмиль Җәләлетдиновны гына очратырга мөмкин булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев