Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлап, иң җылы һәм ихлас теләкләремне юллыйм. Майның беренче көне һәрвакытта да үзенчәлекле. Бу –табигатьнең, кышкы талгын йокыдан уянып, өмет бирүе һәм игелекле, шатлыклы хисләр кичерү генә түгел. Күп дистә еллар буена Беренче Майның асылы үзгәрешсез кала. Ул – чын хезмәтчәннәр, туган җирнең ихлас патриотлары һәм Ватаны хакына намус белән эшләүчеләр, белемнәрен һәм бай тәҗрибәләрен үсеп килүче яшь буын белән уртаклашучылар бәйрәме. Без бүген республикабызның Россия Федерациясендәге алдынгы субъектлар арасына керүе белән хаклы рәвештә горурланабыз.Татарстанлыларның югары гражданлык җаваплылыгы һәм эшлекле активлыгы уртак максатыбызга – Татарстанның һәм бөтен Россия Федерациясенең чәчәк атуына ирешүгә юнәлдерелгән икътисади һәм социаль реформалар үткәрүгә ярдәм итә. Хезмәттәге уңышлар, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның саклануы, яшәү өчен уңайлы мохит булу һәм безнең уртак йортыбызда тормыш сыйфатының яхшыруы – болар барысы да күп сандагы эшчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның, игенчеләрнең, инженерларның, мөгаллимнәрнең һәм галимнәрнең, төрле һөнәр ияләренең көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, бизнес һәм фән өлкәсендә, икътисадның башка тармакларында ирешелгән казанышларны өлкән остазлары кулыннан, талантлы һәм куәтле яшьләр алып, дәвам итәргә әзерләнә. Кадерле дуслар! Шушы якты Май бәйрәме көннәрендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар телим. Һәркем күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнсен, кыю идеяләр һәм иҗади башлангычлар сезгә! Бәйрәм белән!
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев