Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк закон чыгару җыеннары башлыкларының июнь медиарейтингында - икенче

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин июнь ае өчен төбәк закон чыгару органнары башлыклары рейтингында икенче урынны алган. Рейтингны "Медиаология" компаниясе төзегән. Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларында 870 тапкырдан артык искә алынган. Шуның ярдәмендә аның индексы 158 мең тәшкил иткән. Май нәтиҗәләре буенча Татарстан парламенты башлыгы 771 тапкыр искә алынып, дүртенче урынны биләгән булган. Рейтингта беренче урынны Кырым Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов алган. Санкт-Петербург закон чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров - өченче урында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев