Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшин: "Тел һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга шушы мәдәнияткә ияләрнең үзләрен җәлеп итәргә кирәк"

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 23 июнь көнне Владимирда ачылган  "Россиянең тарихи-мәдәни мирасы" VI парламент форумында катнашкан. Бу хакта ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Форумның темасы түбәндәгечә: "Мирас, кыйммәтләр, гореф-гадәтләр: киләчәккә караш". Пленар утырышны РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачкан. Ул Россия Президенты Влдаимир Путинның сәламләү хатын укыган, шулай ук форумның тарихи-мәдәни мирасны саклап калу проблемаларын хәл итүдәге әһәмиятен билгеләп үткән. "Ни үкенеч, бүгенгә кадәр матди булмаган мәдәни мирасны саклап калуны закон белән тәэмин итү турындагы мәсьәлә хәл ителмәгән. Халык җырлары һәм биюләре, әкиятләре һәм гореф-гадәтләре, сәнгати кәсепчелек - бүген популярлаштыруга гына түгел, ә дәүләт тарафыннан саклануга да мохтаҗ", - дип билгеләп үткән Матвиенко. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, сәламләү сүзе белән чыгыш ясый. Республика парламенты башлыгы бүген тарихи-мәдәни мирасны саклап калу мәсьәләләренең иң югары дәрәҗәдә күтәрелүен зур адым дип атый. Татарстан - Россия һәм дөнья культурасының алтын фондына кертергә лаек үзенчәлекле мәдәни мирас объектларына бай төбәк булуын ассызыклый. Казан Кремле, Болгар һәм Зөя, бай тарихлы кечкенә шәһәрләр - Алабуга һәм Чистай,  башка тарихи җирлекләр, дип билгеләп үтә. Ф.Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын матди булмаган рухи мирасны саклап калу процессындагы ике проблемага юнәлткән - урбанизация һәм глобализация. Кешеләрнең шәһәрләргә күчүе милли һәм тел үзенчәлеген юкка чыгара. Ул әлеге проблемалар турында тәфсилләбрәк пленар утырыш алдыннан булган "Традицияләр" секциясе утырышында сөйләгән. Татарстанда - 173 милләт һәм дөньяның төп конфессияләре гомер кичергән республикада милли мәдәният һәм телләрне, матди булмаган рухи мирасны саклау калуга зур игътибар бирелә. Бу факт секция утырышында чыгыш ясаган докладчылар тарафыннан еш телгә алынган. "Безнең күп милләтле Россиядә тулаем һәм Татарстанда яшәүче милләтләрнең милли традицияләре, гореф-гадәтләре, телләре күп сынауларга дучар була. Глабальләштерү шартларында күп нәрсә юкка чыга. Бу куркынычларга ничек каршы торырга - төп мәсьәлә әнә шул" -  ди Ф. Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы секция утырышында чыгш ясап. -Ул искәрткәнчә, Татарстанда дәүләт теле икәү - татар һәм рус телләре, мәктәпләрдә ике телдә укыталар. "Без Татарстанда тел һәм гореф-гадәтләрне саклап калу проблемасын хәл итүгә мәдәният вәкилләренең үзләрен дә тартырга кирәк дигән карарга килдек, - ди Мөхәммәтшин. - Республикада 35 милли-мәдәни берләшмәләрне берләштергән Татарстан халыклары ассамблеясы оештырылды, якшәмбе мәктәбе эшли, анда телне әлеге телдә сөйләшүчеләр укыта. Бу бик тә мөһим. Бары милли мохтариятләрнең эшчәнлеген активлаштырып кына без күп милләтле Россия халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклап кала алачакбыз". Фәрит Мөхәммәтшин әлеге юнәлештә Россия халыклар ассамблеясының җитәрлек эшләмәвен билгеләп үтте. Валентина Матвиенко пленар утырышта "әлеге мәсьәлә буенча эшләргә" кушты. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, ул Россия Президенты, РФ Хөкүмәте, субъектларның дәүләт хакимияте органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарга җибәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев