Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Октябрь Революциясенең 100 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 100 елллыгы уңаеннан татарстанлыларны котлады. Хөрмәтле ватандашлар! 1917 елның 25 октябрендә (яңа стиль буенча – 7 ноябрьдә) булган вакыйга илебез тормышын тамырдан үзгәртте һәм бөтен дөнья цивилизациясе үсешенә бик зур йогынты ясады. Бөек Октябрь революциясе ХХ гасырның иң мөһим сәяси вакыйгасы булып тарихка кереп калды. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре булмаса, Россия дәүләтенең кайсы юнәлештән китәчәген беребез дә күз алдына китерә алмый. Илебезне мондый сынауларга дучар итүчеләр арасында төрле карашлы һәм фикерле кешеләр күп булды. Җәмгыять, хәтта бер гаилә әгъзалары да капма-каршы ике якка – “аклар”га һәм “кызыллар”га бүленде. Гражданнар сугышының канлы тегермәнендә күпме ватандашыбыз гаепсез зыян күрде... Бүген шул чактагы давыллы вакыйгаларны фәнни яктан аңларга һәм аның тарихи сәбәпләрен билгеләргә тырышалар. Күп кенә серләр фаш ителде инде. Патшалы Россиянең таркалуына китергән сәбәпләр дә ачылды. Күп кенә белгечләр исбатлавынча, В.И. Ульянов-Ленин җитәкчелегендә большевиклар тарафыннан сайланган сәяси корылышны үзгәртү курсы бик кыйммәткә төште, тыныч һәм эволюцион алым белән үзгәртеп кору мөмкинлеген калдырмады. Октябрь революциясе ялкынында туган Советлар Иле җитмеш ел яшәү дәверендә гаять катлаулы һәм күбесенчә фаҗигале юл үтте. Революциядән соңгы авыр яңарыш чорын кичеп, Ватаныбыз көчле дәүләт хакимиятен булдырды, халыкның бөтен катламы да аны хуплады. Прогрессив социаль дәүләтнең яңа моделен төзүдә дә кыю адымнар ясалды, теге яки бу рәвештә аны Көнбатыш илләре дә гамәлгә кертте. Гаделлек, тигезлек һәм туганлык идеяләре белән берләшкән күпмилләтле совет халкы үз җилкәсендә Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын татыды, илнең икътисадый һәм мәдәни мөмкинлекләрен яңартты һәм арттырды, фәнни-техник яктан нык алга китте... Кадерле дуслар! Вакыт бик тиз үтә. 1917 елгы инкыйлаб рухы тирәнгәрәк яшеренә. ХХI гасыр кешесенә ул елларның хәлиткеч вакыйгалары – Ватаныбыз тарихының иң катлаулы битләре. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Октябрь революциясенең 100 еллыгы – “Россиядә революциянең сәбәпләрен һәм асылын тагын бер кат өйрәнү өчен җитди нигез ул. ...Тарихтан алган тәҗрибәбез иң элек дуслык, бүгенге көндә ирешелгән иҗтимагый, сәяси, гражданлык татулыгын ныгыту өчен кирәк”, дип әйтүе очраклы түгел. Россия дәүләтенең бердәмлеген һәрьяклап саклап, иҗади эшләп, Россияне көчле һәм демократик итеп күрергә ихлас омтылып, без Ватаныбызның тарихи бөеклеген саклап калабыз һәм арттырабыз! Чын күңелдән сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим!

Татар-Информ

Фото: prav.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев