Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Гобәевнең фотокүргәзмәсе эшли башлый

ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия фоторәссамнар берлеге һәм Мәскәү рәссам-графиклар берлеге әгъзасы Фәрит Гобәев республикабызда шактый танылган шәхес. Җанлы, тормышчан әсәрләре аша ул күпләрнең ихтирамын яулаган. Фәрит абый Гобәев Казанда туа. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала. Республика газеталары һәм журналларында фотохәбәрче булып эшли. Фәрит Гобәев – 30га якын шәхси күргәзмә авторы. Аның эшләре Казан, Мәскәү, Ленинград, Вильнюс, Рига, Таллин, Париж, Амстердам, Вашингтон, Нью-Йорк калаларында тәкъдим ителә. 1992 елда ул “Хатын-кыз гүзәллегенә табынам” (“Ищу Женщину”) фотопроекты өчен Россия Мәдәният министрлыгы грантына ия була. 2007 елда фоторәссам “Бәллүр каләм” X журналистика бәйгесендә “Объектив аша караш” номинациясендә лауреат исеменә лаек була, ә 2008 елда иң яхшы фотожурналист, дип таныла. Ә соңгы елларда Гобәев Бөек Җиңү юбилее уңаеннан сугыш, тыл ветераннарын фотога төшерү белән дан казанды. Бу проектны ул күңелен биреп, чын ихластан башкарды. Республикабыз шәһәр һәм районнарына барып, чал чәчле, күпне күргән әби-бабайларыбызны мәңгеләштерде. Зөянең моңсу хатирәләргә бай үткәне дә Фәрит аганы битараф калдырмаган. Документаль-нәфис фотографияләр «ретушсыз» бирелә. Борынгы биналар, храмнар, шул чорның кабатланмас мизгелләре карашны үзенә тартып тора, көчле характерга ия бу хезмәтләр фәлсәфи уйларга этәрергә сәләтле. Күргәзмәдә тарихи урынның бүгенгесе дә чагылыш таба.

Проект 2016 елның 23 октябренә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев