Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Бикчәнтәев Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява" пьесасын сәхнәгә яңартып куя

Бу хакта мәгълүмат театр сайтында урнаштырылган. Премьера көннәре - 16, 17 һәм 18 февраль. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне 2000 нче еллар башында куйган иде һәм ул озак вакыт театрда бик уңышлы барды. Рәшит ролендә Рамил Төхфәтуллин, сантехник Шәйхи ролендә Рәшит Шамкай белән Әсхәт Хисмәтләр чиратлашып уйнадылар. Фәндәс ролендә – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Ул вакыттан соң Рәшит Шамкай белән Рамил Төхфәтуллин театрдан киттеләр. Ә пьесаны Фәрит Бикчәнтәев Буа дәүләт сатира театрында куйды. Рәшит ролендә театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзе иде. Ә Шәйхи ролен вакытлыча эстрада артисты Илсур Мортазин уйнады. Яңа сезонда Камал театрына Рамил Төхфәтуллин әйләнеп кайтканнан соң, театр әлеге уңышлы спектакльне яңартырга булды. Бу хакта Фәрит Бикчәнтәев яңа театр сезоны ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә дә әйткән иде. Ул Рамил Төхфәтуллин гына үз ролендә калып, башка рольләрдә яшьләр булачагын билгеләп үтте. Әмма режиссер ике кешене калдырган булып чыкты – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тә яшь артист Илнур Закиров белән чиратлашып Фәндәс ролен башкара. Шунысы да игътибарга лаек – Рәшит ролендә икенче составта Эмиль Талипов уйный.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев