Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Фәридә Кудашева бөтен күңел кичерешләрен йөрәк аша үткәреп, халыкка җиткерә алучы җырчы, гаҗәеп тыйнак, үрнәк кеше иде" - Миңгол Галиев

2016 елның 19-21 октябрьләрендә Башкортстанның Нефтекамск каласында Фәридә Кудашева исемендәге “Дуслык моңо” башкорт һәм татар җыры халыкара фестивале үткәреләчәк.

“Фестивальнең төп максаты – татулык”

Фестиваль (башка исем белән) беренче тапкыр 1991 нче елда уза. “Туксанынчы елларда татар һәм башкорт халыклары арасында вазгыять шактый катлауланды. Шушы шартларда элекке “Энергетик” мәдәният сарае җитәкчесе Риза Салих улы Зиякаев дуслык конкурсы үткәрергә тәкъдим итте. Беренче конкурс жюри әгъзасы итеп ул иң беренче мине, Фәрзәнә Сагитованы, Фәрит Бикбулатовны чакырды. Татарстаннан да берничә кеше килде. Ул вакытта ул бик популяр иде һәм хәзер дә үз эшчәнлеген дәвам итә”, - дип башлады сүзен жюри әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасы музыка җәмгыятенең президиумы рәисе Нур Давытов.

Быел фестиваль 16 тапкыр үткәрелүгә карамастан, катнашу шартлары берүк кала. Һәрбер җырчы берәр татар һәм башкорт халык җырын һәм теләсә кайсы татар һәм башкорт композиторының берәр җырын башкара. Шулай итеп, дүрт төрле җыр яңгырый. Әгәр катнашучы ерактан килгән булса, ул үз телендә дә җыр башкарырга хокуклы. Мәсәлән, Кыргызстаннан килсә, кыргыз телендә, Казахстаннан килсә, казах телендә, ә Төркиядән төрек телендә һ.б.

“Конкурста Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгыннан вәкилләр көтелә. Алар ел саен махсус бүләкләр белән киләләр. Татарстан һәрвакыт үзенең активлыгы, катнашырга теләк белдерүчеләрнең күплеге белән аерылып тора”, - дип белдерде Нур Давытов.

Фестивальгә Ф. Кудашева исеме 2013 нче елда хәзерге Башкорстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов боерыгы белән бирелә. “Фәридә Яһүд кызы ике халыкның да иң яраткан җырчыларының берсе. Ул җырларны ике телдә дә бик матур башкарган һәм безнең фестивальне аның исеме белән бәйләү – ул табигый”, - ди Нур Давытов.

“Фәридә Кудашева – ул яшь буынның идеалы булырга тиеш”

“Фәридә Кудашева бик катлаулы тормыш юлын үткән шәхес. Ул бөтен күңел кичерешләрен йөрәк аша үткәреп, халыкка җиткерә алучы җырчы, гаҗәеп тыйнак, үрнәк кеше иде. Аның җырларын татар һәм башкорт халкы гына түгел, ә барлык милләтләр дә яратып тыңлады. Кая барса да, Бәхти Гайсин белән чыгышлары үзе бер тарихи вакыйгага әйләнде. Безнең татар һәм башкорт халкы арасында аерма юк диярлек, шуңа күрә ул татармы, башкортмы дип сайланып тормады да, ике халык өчен дә күңелен биреп җырлады”, - дип искә алды Ф. Кудашеваны Татарстан Республикасының халык артисты, җырчы (тенор), педагог, музыкаль-җәмәгать эшлеклесе Миңгол Галиев.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә яшьләрне мәдәни тәрбияләү әһәмияте артты. Татарстан Республикасы Президентының эстардага карата мөнәсәбәте дә бик уңай түгел. “Безнең яшьләрдә татар милли моңын тәрбияләү мәсьәләсе Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, бүгенге көндә Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина һ.б. кебек җырчыларның репертуарына таянып хәл ителергә тиеш. Шулай ук С. Сәйдәшев, Исмай Шәмсетдинов, Аллаһияр Вәлиуллин әсәрләрен һәм шул исәптән Сара апаны аерым әйтеп куерга кирәк. Аның җырлары классик та, шул ук вакытта халык җырларына да якын. Җырларны хәзер халыкча, эстрадача, академича төрләргә аералар, әмма бу алай түгел. Бар җыр, бар әсәр, бар башкаручы һәм җыр игътибар белән башкарылырга тиеш. Фәридә апа безгә шуны күрсәткән кеше”, - диде ул.

Миңгол Галиев фикеренчә, хәзерге техника заманында тавышны теләсә ничек үзгәртергә мөмкин, әмма Фәридә Кудашева җырларында булган моңны, бернинди техника белән дә тапшыру мөмкин түгел. Ф. Кудашеваның җыр осталыгы өйрәнелергә, аның тардицияләре дәвам итәргә тиеш, ди ул.

“Фәридә Кудашева әле һаман да исән”

Фәридә Кудашева җырларында гына түгел, ә тормышта да гадилеге, тыйнаклыгы белән үз замандашларын сокландырган. Аның иҗаты белән рухланып, сәнгатькә килгән күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССРның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да аны бик яратып искә алды: “Мин Фәридә апаның җырлау осталыгына бала чактан мөкиббән китеп үскән кеше. Башкорт радиосының дулкыннары безнең кечкенә генә авылга үтеп керә иде. Мин сәнгать дөньясына килеп кергәннән соң да без аның белән күп мәртәбә очраштык. Бервакыт “Уфа – Болгар – Казан” параходында музыкаль сәяхәттә Фәридә Кудашева белән бергәләп “Уракчы кыз” җырын җырларга туры килде. Мин сәхнәдән ул җырны башкарганда бер куплетын төшереп калдырдым һәм җыр тәмамлангач, Фәридә апа миңа бу турыда кисәтү ясады. Шунда мин сәхнәдән төштем дә, без ул җырны бергәләп җырладык”, - дип сөйләде ул.

Зөһрә Сәхәбиева Фәридә Кудашеваны бик укымышлы, зәвыклы шәхес итеп искә алды. “Ул сүзләрен һәрвакыт сайлап кына сөйли, ә фикерләре һәрвакыт төпле иде. Үсеп килүче яшь буыннарга һәрвакыт киңәшләрен биреп ярдәм итә иде. Бервакыт аның миңа карата әйткән сүзләре хәзер дә исемдә. Фәридә Кудашеваның хәләл җефете, олуг музыкант Бәхти Гайсин дөнья куйгач, ул бик зур югалту кичерде. Шуңа күрә, минем хәлне дә ул бик яхшы белә иде. Минем бер концертымны ул залда тыңлады һәм соңыннан торып әйтте: “Шушы зур югалтуларны кичереп, җырлый алмас хәлгә килгәннән соң, кире сәхнәгә күтәрелү бик зур көч сорый. Бу хәлне һәркем күтәрә алмый”, - дип искәрткән иде”, - диде ул.

“Минем өчен Фәридә апа һаман да исән, чөнки аның рухы ул калдырган җыр-моңда яши. Ф. Яруллинның язып калдырган бер фикере исемә төшә. Ул кеше ике мәртәбә үлә дигән. Берсе кешенең вафатыннан соң, ә икенчесе аның халыкта исеме онытылганнан соң. Фәридә апаны оныткан кеше юк, шуңа күрә ул беркайчан да үлмәячәк”, - диде Зөһрә Сәхәбиева.

Чарада, кагыйдә буенча, 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәрбер үзешчән җырчы һәм музыкаль училищеларның 1-2 курс студентлары катнаша ала. Фестивальгә заявкалар кабул итү 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә өчен: Фәридә Яһүд кызы Кудашева Татарстан һәм Башкорстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Фәридә Кудашеваның кабатланмас тавышы белән җырны көчле, хисле башкара алуы меңләгән тыңлаучыларның күңелләрен яулый. Аның репертуарында йөзләгән татар халык һәм башкорт эстрада җырлары исәпләнә. Күпьеллык иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул үз республикасыннан читтә дә зур дан яулый. 2010 елның 9 октябрендә Фәридә Кудашева Башкорстан республикасының Уфа шәһәрендә вафат була һәм Уфа зиратында җирләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев