Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрештәләр йорты...

Лилия ханым Казандагы бик авыр хәлдәге авыру балалар хосписында эшли. Моннан ике ел элек 17 яшьлек улы Радик та шушы йортта әнисе күз алдында җан тәслим кылган. Хосписны икенче төрле фәрештәләр йорты дип тә атыйлар. – Сызланмыйча, авыртуны тоймыйча китте, хоспис белгечләренә рәхмәт, улыма да җиңеллек китерделәр, үземә дә хәсрәтле көннә­рем­дә таяныч булдылар, – ди Лилия. – Улымны коткарып калып булмады шул. Баламны югалтырмын дигән уй беркайчан башыма кермәде. Үс­кән саен ныгыр да авыруны җиңәр, укыр, эшләр, без дә бүтәннәр кебек яшәрбез, дип төрле планнар кордык. Бер мәлне барысы да чел­пәрәмә килде. Ул хәзер якты дөнья­да юк инде. Күзгә күренеп йөр­мәсә дә, гел янымдадыр кебек... Авыру балаларга яр­дәм итүемне дә хуплыйдыр... Хосписта Лилияне җа­нын-тәнен биреп эшли, ди­ләр. Аны өйрәтеп тә торасы түгел, барысын да белә: авыру бала караучы әти-әни­ләр­нең кичерешләрен дә, аларга ничек булышасын да, төр­ле сүзләр белән күңел яраларына кагылырга ярамавын да. Бүлектәгеләрнең һәркай­сының үз чире, үз газапланулары, үз кичерешләре. Сәла­мәт чакта бер төрле фикер йөртсәң, авыр сынаулардан соң башкача уйланасың. Ә тормыш шулкадәр тиз үзгәрә: көтмәгәндә-уйлама­ганда 180 градус борылыш ала да куя. Без исә аңа әзер дә булмыйбыз. Казан кызы Ли­лиянең дә гаилә тормышы матур башлана: кияүгә чыга, кыз таба, аннары улы туа. Малай бер айлык чагында менингококк инфекциясе бе­лән авырый һәм шуннан ман­тый алмый. Эпилепсия өянә­ге тынгы бирми, бавыры җит­келекле эшләми, эчен­дә су җыела... Аңа 3 яшьтә чакта инвалид группасы артыннан йөриләр. Шул көннәрдә гаи­лә хуҗасы авыру бала проблемасын бик ансат кына чишә: хатыны белән аерылышу турында сүз кузгата һәм өйдән чыгып китә. Шул китү­дән башка кайтып күренми. Табиблар Лилиягә: “Ба­лаңның саулыгы юк, гомере теләсә кайчан өзелергә мөм­кин, әзер булып тор”, – диләр. Радик дәвалану оешмасында ятып дәваланырга теләми. “Хастаханә палатасын бер дә яратмады, улыма анда яту психологик яктан бик авыр иде”, – ди ана. Авыру малайны карарга ярый әле әнисе, кызы булыша. Укытучылар өйгә килеп укытып йөри. Лилия, улын әни­се­нә калдырып, эшкә урнаша, ләкин ба­ла­сының сәла­мәт­леге какшау кабат өйдә утырырга мәҗбүр итә. 2011 елда әнисе дә яман шеш чи­реннән үлә. Ул хәсрәт Радик күңеленнән дә эзсез генә узмагандыр... 2015 елда аны бик авыр хәл­дә балалар республика клиник хастаханә­сенең реанимация бүлегенә салалар. Хастаханәдә Лилия­гә улы турында яман хәбәр җит­ке­рәләр һәм хосписка барырга киңәш итәләр. Радик анда өч көн генә яшәп кала... Баласын җирләгән анага ничек яшәргә? Лилиягә ул көн­нәрне искә төшерү дә авыр. Хосписка килгәләп йө­ри. Өйдән чыкканда аякларына потлы гер аскандай авыр атласа, кайчандыр улы яткан мохиттә авыру балалар, аларның әниләре белән аралашкач, күңеленә җиңел­рәк булып китә. Биредә эш­ләп карасаң, ничек булыр икән дип уйлана башлый. Җи­тәкчелеккә шул хакта әй­теп, телефон номерын калдыра. “Улым Радик та монда урнашуымны теләгәндер, – ди Лилия. – Хоспис – тынычлану урыны. Күңел өчен дә, җан өчен дә... Авыр хәлдә тилмереп ятучы балаларны күрәм дә, минем улым ул ка­дәр азапланмаган икән әле, дим. Теләсәң-теләмәсәң дә, үзең­нең бәгырь җимешең бе­лән чагыштырыла шул. Са­бый­ларның газаплануын кү­рү бигрәк кыен. Яннарында нишләргә белмичә әни­ләре бөтерелә. Аларны да аң­лыйм: ашаулары – ашау, йокылары йокы түгел. Хәл­ләрен җи­ңеләйтү өчен нәрсә эшләп карыйм икән дим. Өйдә уйлар чолганышында калганчы, монда үземне әй­бәтрәк, ки­рәклерәк итеп хис итәм”. – Лилия беренче көннән җиң сызганып эшкә кереште. Аңа бернинди дәгъвабыз да юк, – ди хосписның баш табибы Галия Хисамова. – Ул, болай итсәк, яхшырак булмасмы, дип теләкләрен әйтә. Мон­дагы мохитне авыру бала караган әни буларак тоя. Баласын югалтканнан соң хоспис эшенә алынучылар тагын бар әле. Әлеге йортны булдыруда бик күп тырышлык куйган Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов та – әнә шундыйлардан. Вави­лов­ларның кечкенә кызчыгын яман шеш чире вакытсыз бу дөньядан алып кит­кән. Бер ана хоспистагы “Те­ләкләр һәм тәкъдимнәр” китабына: “Сез булмасагыз, кая барыр идек, нишләр идек? Яшәр­гә көч бирдегез, рәх­мәт”, – дип язган. Хоспис ачыл­ган елларда кайбер хез­мәткәрләр авырлыкларга тү­зә алмыйча, тизрәк китү ягын карый. Ул елларда беркемгә дә җиңел булмый анысы: эш тәҗрибәсе юк, авыр хәлдәге сабыйлар килә: көйсезлә­нә­ләр, сыкраналар, үлем-җи­тем­нәр дә булмый түгел... Болар шулкадәр тәэ­сир итә ки: шәфкать туташлары почмакка посып елый. “Хәзер дә елыйбыз, безнең  дә йөрәк­ләр таш түгел, ләкин хосписта кемдер эшләргә тиеш бит дибез дә үзебезне кулга алабыз, – ди Галия ханым. – Мондый урынга очраклы кеше килми. Китәсе кеше сынау вакыты узганчы ук китеп бара”. Хосписта 17 бала кабул итү мөмкинлеге бар. Ике ел элек олылар өчен дә бүлек ачылды. Олы яшьтәгеләрнең байтагы яман шеш, йөрәк-кан тамырлары чирләре бе­лән авырый. Балаларның күп­­че­леге неврология чир­ләрен­нән җәфалана. Авыр хәл­дәгеләрне поликлиникалардан да, хастаханәләрдән дә җибәрәләр. Өйдә көне-тө­не авыру бала караган ата-анага ял, аралашу җит­ми, ә би­редә өйдә булмаган уңай­лык­лар, тыныч, җылы мөнәсәбәт. Хосписның ике бригадасы эш көннәрендә районнардагы авыру балалар янына өйгә йөри. Көнгә 6-7 па­циентның өендә булырга өл­герәләр. Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе районнарында аларның ки­лүен көтеп торалар. Районда яман шеш авыруларына хез­мәт күрсәтүче белгеч булмаса, Казаннан ераграк урнашкан районнарга да чыгып китәләр. Авыру балага ничек ярдәм күрсәтергә икәнне әти-әниләргә, якыннарына, фельдшерларга да өйрәтә­ләр.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев