Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" дигән дәүләт медаленә ия булды

Г.Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллина Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" дигән дәүләт медале белән бүләкләнде. Бүген Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Фәнис Яруллинның 80 еллыгына  багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Фәнис Яруллинны искә алу кичәсендә татар әдибенең батырлыгы, киңкырлы  иҗаты турында сөйләде. Язучының бүген дә рухландырып торган әсәрләре хакында җылы сүзләр әйтте. Озак еллар Фәнис Яруллинның иң якын дусты, терәге һәм хатыны булып яшәгән Нурсөя ханымга соклануын белдерде. Бәйрәм кичендә Нурсөя Яруллинага дәүләт бүләге тапшырды.
Мөршидә Киямова, "Татар-информ"
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев