Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәнис Камалның "Җәза" фильмы Халыкара кинематография сәнгате фестиваленең иң яхшы фильмы дип танылды

Журналист һәм режиссер Фәнис Камалның “Җәза” фильмы “КиноМаяк” II Халыкара кинематография сәнгате фестиваленең иң яхшы фильмы дип танылды. Бу хакта Фәнис Камал үзе хәбәр итә. Мәгълүмат өчен: “КиноМаяк” II Халыкара кинематография сәнгате фестивале 30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Дагстанның Махачкала шәһәрендә үтте. Конкурска яшь кинематографистларның илледән артык эше кабул ителгән, шуларның 22се конкурс программасына кертелгән. Болар – 16 кыска метражлы нәфис фильм, өч видео-арт һәм өч музыкаль клип. “Фильмда төшкән артистларга һәм икенче режиссер Рамил Әхмәтовка рәхмәт. Тамашачы һәм жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнгән. Инде командабыз белән фестиваль бүләкләрен көтәбез”, – ди Фәнис Камал. “Җәза” фильмы татар язучысы Заһид Мәхмүди повесте буенча “Мәхмүтфильм” студиясендә төшерелгән. Ул 2015 елда чыкты.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев