Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәнис Камал тарафыннан төшерелгән "Җәза" фильмы тиздән прокатка чыгачак

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына фильмның режиссеры хәбәр итте. “Без “Җәза” фильмының рус телендәге вариантын әзерләп бетердек, ул “Кара” дип аталачак. Хәзер без Мәскәү белән сөйләшүләр алып барабыз. Якын арада алардан җавап булыр дип уйлыйм. Дөрес, төбәкләрдәге киностудияләргә алар бармак аша гына карый инде. Шулай да без үз көчебезне сынап карарга уйлыйбыз һәм татарлар күпләп яшәгән Ульяновск, Төмән, Свердловск өлкәләрендә прокат оештырырга телибез”, - диде Фәнис Камал. Мәгълүм булганча, фильмның премьерасы 2015 елның 1 декабрендә Казандагы “Мир” кинотеатрында булган иде. Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” әсәре буенча төшерелгән кинотасма татар телендә русча субтитрлар белән тамашачыларга тәкъдим ителде. Экраннардан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистларын, язучы Фәнзамал Баттал (1939-2015) һәм язучы, журналист Заһид Мәхмүди, җырчы Булат Җиһаншин уйнавын тамаша кылырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев