Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәнис Камал һәм ATA Animation Studio (Каһирә) ислам диненә багышланган мультфильмнар тәкъдим итә

30 сериядән торган анимацияле фильмны DVD форматта карап булачак. “Әлеге студия Европада да, Америкада да бик популяр һәм танылу алган. Алар 30 сериядән торган 2D һәм 3D форматында эшләнелгән анимацияле кино төшергән. Һәр сериядәге вакыйгалар бер-берсенә бәйләнеп бара һәм һәр серия аерым бер пәйгамбәргә багышланган. Мисал өчен, Мөхәммәд Пәйгамбәргә, Ибраһим Пәйгамбәргә”, – дип хәбәр итте Фәнис Камал “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Хәзерге вакытта бу бик кирәкле мультфильмнар, ди әңгәмәдәшебез. “Алар ислам диненең нигезе нинди икәнен аңларга ярдәм итә, диннең бурычларын тәгәенли. Дөнья күләмендә террорлык очраклары артты. Ислам хәзер күбрәк шуның белән күзаллана. Ә бу мультфильмнар исә исламның никадәр чиста, пакъ дин икәнен аңлатырга ярдәм итә”, – дип аңлатма бирде мультфильмны татарчалаштырган Фәнис әфәнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев