Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Фәнис Җиһанша миннән азан әйттертә" - Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов

Мөселман татары белән керәшен гаиләсендә үскән Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, "Туым Җондозы" керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концертына килгәч, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үзенең ике динне дә хөрмәт итеп яшәргә тырышуы турында сөйләде. "Карендәшләремә – керәшеннәргә рәхмәт, аларның мине үзләренеке итәселәре килә. Мөселман халкы да төртеп екмый дип әйтикме инде. Шул ягы булды: авылда үскәндә мине татар дип йөрттеләр, театр училищесында укый башлагач, керәшенгә әйләндем”, – диде ул. Олегның әтисе – мөселман татары, әнисе керәшен, үз балалары әниләре юлыннан киткән. Ул керәшеннәрнең күңеле белән ачыграк булуын, кунакчыллык көчле икәнлеген, электән сакланып калган үзенчәлекле милли җыр-моңнарын билгеләп үтте. Мөселман татарлары белән керәшеннәр арасында дин аермасының зур булуына басым ясап: "Мин бүгеннән мөселман булам бүгеннән диеп, үземдә булганны йолкып алып чыгарып та ата алмыйм. Ул миңа кергән, – диде ул. – Мин кече яшьтән үк әбиләрнең гореф-гадәтләрен күреп, алар белән зиратларга барып, чиркәүләргә кереп үскәнгә, керәшеннең йолаларын, бәлки, кайбер керәшенгә караганда да күбрәк беләмдер әле. Мөселман традицияләрен бигүк яхшы беләм дип әйтә алмыйм”. “Диннәрне бүлгәлисем килми, – дип дәвам итә Олег. – Әмма теге дөньяга киткәндә дә бит аның озату йолалары бар. Мөселманнарның – башкачарак, керәшеннәрнең башкача. Миңа калса, балаларга соңыннан кыен булмасын өчен ата-ана яшьрәк чагында кертсен иде. Бәлки, хәзер мин үземә каршы да килә торганмындыр. Без бит дин бар дип үсмәдек. Әни: “Син татар баласы булгач, сөннәтле дә тугач, мин курыктым”, ди. Әниемә хәзер 89 яшь, авырып теге дөнья белән тартышып ята. Барыбер, үзенеке уянды. Аллаһы Тәгалә әни яшьләрен китереп җиткерсә, әнигә 89 яшь, нәрсә булыр белгән юк. Диннәрне бүлгәләмим. Нәрсә генә генә әйтсәң дә, кешеләр кушылган чагында үз диннәрен карасыннар. Барыбер, чыга ул. Мин моны үз тиремдә татыган кеше буларак әйтәм”. “Күп очракта, дөресен әйтергә кирәк, мин карендәшләребезнең, керәшеннәрнең кайсыбер йолалары белән бигүк килешеп тә бетмим. Ни өчен дигәндә... Беренче Китап дибез бит инде, Евангелие дибез, беренче язылганда бит гел бүтән төрле. Ахырга таба языла-языла, кеше аны үзенә яраштырып бетергән. Алданрак, әйтик, бездә чучка ите ашау тыела, аракы эчү дигән әйбер тыела. Кеше күмгәндә аракы чыгару дигән әйберләр булырга тиеш түгел. Гомумән, китапта шулай язылган. Ә нишләтәсең аны? Шуңа күрә әйтелгән бит инде - соңгы китап булып Коръән килгән. Мин боларның барысын да аңлыйм”, – диде ул. Олег үзенең Аллаһы Тәгалә бер дигән принципта яшәргә тырышуын әйтте: “Бер дин дә әшәкелеккә өйрәтми. Шуңарга күрә мин шуны гына әйтәсем килә - кеше иманлы булырга тиеш. Иманлы кеше әшәкелек эшләми”, – ди ул. “Бер гримеркада утыргач, без Фәнис Җиһанша белән дә бу темага еш сөйләшәбез. Ул мәчеткә йөри, Коръәнне күп укый. Шуңа мин күп әйберләрне аннан сораштыргалыйм. Ул миннән азанны әйттертә», – ди Олег Фазылҗанов. Ул моңлы итеп сузып азан әйтеп күрсәтте. Белешмә. Олег Фазылҗанов 1968 елның 10 мартында Татарстанның Ба-лык Бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туган. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлап һәм Әлмәт татар дәүләт театрында эшли башлаган. Шул ук елны армиягә алына. 1990 елдан Түбән Кама шәһәренең Нефтехим берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли. 2003 елдан – Түбән Кама драма театрында, 2004 елның августыннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында артист.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев