Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган бәйге игълан ителде

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов үзе кебек тальян уйнап җырлаучыларга сәхнәгә күтәрелергә булыша. Казанда 22 һәм 23 март көннәрендә “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” татар җырын башкаручылар III Бөтенроссия конкурсы үткәреләчәк. Бу хакта конкурсның оештыру комитеты хәбәр итә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Башкортстанның “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы. Оештыру комитеты хәбәр итүенчә, конкурста 55 яшькә кадәрле башкаручылар катнаша ала. Катнашырга теләүче, тальянда яки башка ике рәтле гармунда уйнап, татар халык җырын һәм автор җырын башкарырга тиеш. Конкурсның беренче туры - катнашучыларның видеоязмалары аша үткәрелә. Гаризалар һәм видеоязмалар 25 февральгә кадәр кабул ителә. Икенче турга үтүчеләр инде Казанга чакырыла. Гаризалар fankonkurs@mail.ru адресы белән кабул ителә. Конкурсның жюри рәисе - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов. Жюри әгъзалары арасында Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Илгиз Закиров, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов бар. Конкурс нәтиҗәләре конкурсның гала-концертында игълан ителәчәк.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев