Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Федерализмны камилләштерү һәм ныгыту – актуаль гомуммилләт бурычы" - Фәрит Мөхәммәтшин

Казанда ТР Мәдәният министрлыгы бинасында “Хәзерге заман шартларында дәүләтнең торыклылыгы буларак федерализм” темасына I Конституцион укулар узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, “Казан федерализм һәм гавәми сәясәт үзәге” оешмасының фәнни программалар директоры Рафаил Хәкимов, Казан федераль университеты юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы Борис Железнов һәм башкалар катнашты.

“Россия – күпмилләтле дәүләт. Аның составына икътисади, милли, рухи һәм башка үзенчәлекләре белән төрле субъектлар керә. Шуңа күрә федерализмны камилләштерү һәм ныгыту – актуаль гомуммилләт бурычы”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бүген Татарстанның Конституция суды суд контроленең өлгергән абруйлы институты булуын билгеләп узды. “Ул хокукый юл белән республика Конституциясе нормаларын гамәлгә ашыра, федератив мөнәсәбәтләр үсешенә, төбәктә җирле үзидарә органнары формалашуга, кеше хокукларын яклауга саллы өлеш кертә”, – диде парламент җитәкчесе.

Фәрхәт Хөснетдинов Татарстанда 24 ел Конституция гамәлдә булу нәтиҗәсендә халыклар арасында татулык һәм тынычлыкка ирешелгәнен билгеләп узды. “Республика Конституциясе үзенең преамбуласында күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра, демократияне ныгыту, социаль-икътисади үсеш, федерализм шартларында Россия халыкларының бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра. Конституция суды киләчәктә дә республикабызның төп законын камилләштерүдә актив катнашачак”, – дип белдерде ул.

Шакир Яһүдин чараның исемен Татарстан Республикасының конституцион укулары итеп тәгаенләштерергә киңәш итте, чөнки Россия субъектларында төрле конституцион укулар аз үткәрелми, диде депутат. Ул теманың актуальлеген билгеләп үтеп: “Федерализм – тотрыклыкның мөһим алшарты. Татарстан үзенең төбәк Конституциясендә федерализм принципларын күрсәткән бердәнбер төбәк. Россиядә федерализмга альтернатива юк, әмма аңа янаган билгеле бер куркынычлар саклана. Аларның берсе – Россия субъектларының тигез хокуклылык принцибының ялгыш трактовкасы. Тигез хокуклылыкны субъектларның тигезлегенә тәңгәлләштерү зур хата”, – дип ул моннан бигрәк тә Россия составында булган республикалар зыян күрүен билгеләп узды. Ул субъектлардагы Конституциянең Россия Конституциясенең кабатланган күчерелмәсе булу мәҗбүри түгеллеген, ә бары тик аңа каршы килергә тиеш түгеллеген генә искәртте. Шакир Яһүдин республика тарихы, тәҗрибәсе һәм традицияләрен исәпкә алып, Конституциядә язылган кыйммәтләрне алга таба да яклап килергә кирәклегенә басым ясады.

Рафаил Хәкимов Татарстанның теоретик һәм практик күзлекләрдән дә федерализм утравы булып калуын билгеләп узды. “Иң үсеш алган илләр – федератив дәүләтләр. Минемчә, бу – үсешнең стратегик юлы”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин чараны йомгаклап, федераль законнарның Конституция нормаларына каршы килүе, тәңгәлсезлекләр күп очравы, шуңа күрә экспертлык эшенә тотынырга кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, соңгы вакытларда Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Конституциясенең 71, 72, 73 нче маддәләренә карата вәкаләтләрен арттыруы күзәтелә. “Без беренче укылышта кабул ителгән федераль законга карата тискәре мөнәсәбәтебезне белдергәндә, ул күп очракта исәпкә алынмый, нәтиҗәдә, бу проблема тудыра. Әлеге мәсьәләдә федераль үзәк белән эшләргә кирәк”, – диде ул. Шул ук милли мәгарифкә тукталсак та, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, безгә аны үстерүгә федераль Конституция дә, үзебезнеке дә комачауламый кебек.

Парламент башлыгы Россиядә дотацион төбәкләр санын киметү мәсьәләсен хәл итү буенча да эш дәвам иттереләчәген әйтте. “Бюджет федерализмы мәсьәләләрен карау безнең өчен актуаль. Без дотацион төбәкләр санын киметү буенча республикада да, федераль үзәк белән дә эш формаларын эзләячәкбез. 1990 еллар уртасында федераль бюджетның 28 донор субъекты бар иде. Бүген андыйлар безнең исәпләүләр буенча 12, калганнары өстенлекләргә ия булып, федераль бюджет дотацияләрендә кала бирә”, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев