Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фазыл Туйкин нәселенең дәвамчысы фантастик әсәре өчен Бертуган Стругацкийлар премиясенә лаек булган

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Роберт Ибәтуллин “Роза и червь” романы өчен Бертуган Аркадий һәм Борис Стругацкийлар исемендәге премиягә лаек булган. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә язучы үзе хәбәр итте. Әлеге халыкара әдәби премия бертуган Стругацкийлар фонды тарафыннан гамәлгә куелган. Бүләк рус телендәге иң яхшы фантастика жанрындагы әсәрләр өчен 1999 елдан бирле 2 номинация буенча тапшырыла: “Иң яхшы әдәби әсәр өчен (роман, повесть, хикәя)” һәм “Фантастика турында яисә фантастика темасына иң яхшы әдәби-публицистик әсәр (мәкалә, рецензия, эссе, китап)”. Роберт Ибәтуллин премиягә “Роза и червь” фантастик әдәби романы өчен лаек булган. Бу – аның беренче китабы. Язучы билгеләп үткәнчә, шундый дәрәҗәле бүләк аның өчен көтелмәгән хәл булган. “Мин бу премиягә лаек булырмын дип уйламадым. Моңа әзер дә түгел идем, чөнки башка номинантлар арасында лаеклы, миннән күпкә тәҗрибәлерәк язучылар бар иде. Әлбәттә, беренче китабымның шул рәвешле югары бәяләнүе сөендерде”, – диде ул. Роберт Ибәтуллин тумышы белән Уфадан. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. Белеме буенча – физик-теоретик. Кандидатлык диссертациясен исә тарих факультетында Рим империясе тарихы буенча яклаган. 2003 елдан Мәскәүдә яши. Бүген Мәскәү дәүләт су транспорты академиясендә физика һәм заманча табигать белеме концепциясе укыта. Шулай ук тәрҗемәләр белән шөгыльләнә, әсәрләр яза. “Балачагымда татарча белсәм, сөйләшсәм дә, хәзер, ни үкенеч, туган тел бөтенләй онытылды инде. Шуңа бүгенге татар әдәбияты белән таныш түгелмен. Шулай да, рус телендә иҗат итүче татар язучылары, әйтик, Шамил Идиятуллин әсәрләрен укыйм. Гүзәл Яхинаның шактый шау-шу куптарган “Зөләйха күзләрен ача” китабы турында күп ишеттем. Якын арада аны да, һичшиксез, укыячакмын”, – дип сөйләде ул. Язучы фикеренчә, рус телендә иҗат итүче татар язучылары әсәрләренең, бүгенге татар әдәбияты әсәрләре белән чагыштырганда, популяррак булуының сәбәбе, иң беренче чиратта, тел “киртәсе”нә, рус телен күбрәк сандагы кешеләр белүгә бәйле. Сүз уңаеннан, Роберт Ибәтуллин – XX гасыр башында яшәп иҗат иткән татар шагыйре, драматург, тарихчы, фольклорчы Фазыл Туйкин нәселе дәвамчысы. Фазыл Туйкин 1888 елда хәзерге Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туган. Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Үз авылында, Татарстанның хәзерге Сарман, Минзәлә районнарында укытучы булып эшли. 1911-1914 елларда – Уфадагы “Хакимия” мәдрәсәсе мөгаллиме. 1912 елдан шигырьләре “Шура” журналында басыла башлый. Татар һәм башкорт халык җырларыннан торган “Җырлар йолдызлыгы” фольклор җыентыгын әзерләп бастыра. “Фикер” газетасы, “Шура” һәм “Мәгариф” журналлары хезмәткәре була. Фазыл Туйкин – “Ватан kahарманнары”, “Тормыш kорбаннары” пьесалары авторы. Аның драма әсәрләре “Нур”, “Сәйяр” һәм “Ширкәт” труппалары тарафыннан Уфада һәм Оренбургта куела. 1919 елда абыйсы язучы Кәбир Туйкин белән берлектә “Төркиләр тарихы” фәнни хезмәтенең беренче өлешен бастыра. Аның икенче өлеше дөнья күрми кала. 1931 елда Фазыл Туйкин буржуаз милләтчелектә гаепләнеп, төрмәгә ябыла. 1932 елда Әлмәт районы Габдрахман авылына сөргенгә җибәрелә. Биредә ул мәктәптә балалар укыта, фольклор җыю белән шөгыльләнә. “Бабамның атасы Фазыл Туйкин Коръәннең аерым бер өлешләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Ул 1937 елда репрессиягә эләккән”, – диде Роберт Ибәтуллин. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев