Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фаяз Хуҗин татарларга акрынлап латин графикасына күчә башларга кирәк дип саный

Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин “Татар-информ” хәбәрчесенә татарларга латинга күчә башларга кирәк дигән фикер әйтте. “X гасырда безгә Ислам дине белән берлектә гарәп графикасы үтеп керә. Совет чорының беренче елларында да әле шушы графиканы куллана идек. Димәк, ул безнең мең еллык мәдәниятебез. Безнең барлык әдәби, фәнни, дини әсәрләр дә гарәп графикасында язылган. Татар халкы аның бернинди авырлыгын да күрмәде. Гарәп графикасын латин алфавиты белән алыштыргач, мең ел эчендә тупланган рухи байлыгыбыз безгә хезмәт итми башлады. Архивларда XIX йөздә һәм тагын да борынгырак язылган байлыкларыбызны укый алучы кеше аз”, - дип сөйләде Фаяз Хуҗин. “Латинга өйрәнеп җиттек дигәч кенә графика тагын үзгәрде. Кириллица безгә бигрәк чит нәрсә. Моны безнең халык өчен фаҗига дип атыйм. Алфавитны күчереп йөрү безне мирасыбыздан читләштерде”, - дип саный галим. “Латин алфавиты безгә күбрәк туры килә. Хәзер бит татар, рус белән генә чикләнеп булмый, чит ил мәдәниятен дә өйрәнү кирәк. Мин латин теленә күчүгә ике куллап риза, моны телим дә. Төркиядә латин телендә язалар, Казахстанда да аны кабул иттеләр. Дөрес, аның алфавиты әле камил түгел, әмма ул камилләшер. Бу мәсьәлә кайчан булса да безнең алга килеп басачак. Безгә дә акрынлап латинга күчә башларга, аңа әзер булырга кирәк”, - диде ул.    
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев