Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фатир бәяләре артачак, ипотека алырга ашыгыгыз - күчемсез милек экспертлары

Аналитиклар якындагы ярты елда беренчел базарда күчемсез милекнең 5 %ка артуын фаразлый. Бу хакта "Известия" газетасы яза. Хәзерге вакытта банклар процентларны төшереп, ипотека программаларына халыкны җәлеп итәргә тырыша. Түрәләр фикеренчә, ташламалы ипотека программасының киләсе елда озайтылуы икеле. Шул сәбәпле, экспертлар якын торакка бәя артачак дип саный. Премьер-министр Дмитрий Медведев сүзләренчә, быел ипотека базары 40%ка арткан. Ул шулай ук 2015 елда Россиядә 85,3 млн кв метр торак файдалануга тапшырылган дип белдерде. Бу - ипотека базарының үсеше нәтиҗәсе. Узган ел һәр өченче ипотека кредиты ташламалы ипотека программасы кысаларында алынган. 2016 елда исә белгечләр торак базарыннан андый зур күрсәткечләр көтми. Фаразлаулар буенча быел 76 млн кв метр чамасы торак файдалануга тапшырылачак. Август башында Саклык банкы Герман Греф Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Россиядә ипотека буенча ставкалар 2017 елда төшәргә мөмкин, әмма күчемсез милеккә кредитны хәзер алсагыз яхшырак булыр дип белдерде. Искәртеп үтик: 12 июльдән Саклык банкы ипотека кредитының төп продуктлары буенча ставкаларны 0,5 процент пунктына төшерде. Хәзергә еллык ставкалар диапазоны 12–14% тәшкил итә. "Дәүләт ярдәме белән ипотека" программасы 2015 елның мартында кризиска каршы чара буларак кабул ителде. Элек программа бер елга исәпләнгән иде, әмма аны 2016 елның 31 декабренә кадәр озайттылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев