Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә халык язучысы Туфан Миңнуллин исемендәге V республика конференциясе узачак

Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә биш ел эчендә өч меңгә якын укучы катнашты, 270 спектакльдән өзек каралды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә оештыру комитетыннан хәбәр иттеләр. 27 мартта Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә халык язучысы Туфан Миңнуллин исемендәге V республика конференциясе була. Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан оештырылып килүче конференция быел бишенче тапкыр уза. Разил Вәлиев, Энгель Фәттахов, Туфан аганың кызы Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова, Ф.Г.Аитова исемендәге 12 гимназия директоры Илһамия Тимеркәева фатихасы белән башланып киткән проект һәр ел киң колач ала. 5 ел дәвамында конференция секцияләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, “Татмедиа”да, Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә һәм Туфан ага ярдәме белән төзелгән 12 нче гимназиядә узды. Конференциянең елда яңартылып, камилләштерелеп торган 6 төрле номинациясендә катнашкан укытучыларның, китапханәчеләрнең һәм укучыларның фәнни-иҗади эшләрен республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәре, журналистлары бәяләде. “Шигърият. Сөй гомерне, сөй халыкны...” номинациясе жюри әгъзалары: шагыйрьләр – Ләбиб Лерон, Йолдыз Шәрапова, Луиза Янсуар. “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе жюри әгъзалары: Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты профессоры, жюри рәисе Васил Гарифуллин, журналистлар - Эльмира Закирова, Айсылу Галиева, Линар Закиров, Ләйсән Фәйзуллина, Рания Юнысова, галимә Ләйлә Минһаҗева. “Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш” номинациясе жюри әгъзалары: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры, жюри рәисе Әлфәт Закирҗанов, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм сәнгать Институты галимнәре - Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова, Гөлфия Гайнуллина, Илһам Гомәров. “Драма әсәрләре һәм сценарийлар язу бәйгесе. “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясе жюри әгъзалары: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, драматурглар - Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, шагыйрәләр - Эльмира Шәрифуллина, Гөлзадә Бәйрәмова. “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!” (сәхнәләштерү) номинациясе жюри әгъзалары: Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары – Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәтов, Илдар Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Венера Шакирова, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Гүзәл Шакирова, Фәнис Сафин, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары - Исламия Мәхмүтова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, Ирек Хафизов, Гөлназ Нәүмәтова, музей мөдире Розалия Чабатова. “Укытучылар һәм китапханәчеләр өчен китапнамә (буктрейлер) ясау бәйгесе. “Утырып уйлар уйладым” номинациясе жюри әгъзалары: “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, галимнәр - Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Әлфия Мотыйгуллина, Гөлфия Гайнуллина, “Белем.ру” оешмасы директоры Раил Гатауллин, ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре - Гөларам Җомаголова, Фирдәвес Имамова, язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Конференциянең жюри рәисе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев