Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фатих Сибгатуллин Татарстанда җыелып алачак уңыш күләмен фаразлады

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтындагы оператив мәгълүматлар буенча, 3 августка республикадагы 46 процент мәйданнарда урып-җыю эшләре башкарылган. Барлык мәйдан 1491,5 мең гектар булса, урылган басулар 692,6 мең гектар дигән сүз. Урылган мәйданнар буенча беренче урында Әтнә районы (барлык мәйданнарның 60 процент), икенче урында – Әлки (58 процент), Нурлат (55 процент). Татарстанның барлык районнары да диярлек уракны барлык мәйданнарның 40 проценттан артыграгында төгәлләде. 40 процентка ирешә алмаган ике генә район бар. Алар – уракны 37 процент мәйданнарда башкарган Кама Тамагы һәм 34 процент басуларын урып җыйган Югары Ослан районнары. Республика буенча уртача уңыш бер гектардан - 29,7 центнер. 28 июльдә гектарыннан 40 центнерлы күрсәткечне узган 3 район – Зәй, Нурлат һәм Тәтеш бар иде. Августта Тәтеш районы бу исемлектән төшеп калды. Хәзер гектарыннан 40 центнер җыйган ике генә район калды. Әмма беренче өчлекнең составы үзгәрмәде. Бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме буенча беренче урында Зәй районы (42 ц/га), икенче урында Нурлат – (40,1 ц/га), өченче урында – Тәтеш (37,8 ц/га). Былтыр Татарстанда барлыгы 3,5 млн. тонна ашлык җыеп алынган иде. Уртача уңыш гектарыннан 22 центнер тәшкил итте. РФ Дәүләт Думасы депутаты, 1990-1996 елларда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, 1996-2007 елларда Нурлат районы башлыгы булган Фатих Сибгатуллин быелгы ашлык күләмен “былтыргыдан күбрәк, әмма рекордлы түгел” дип бәяләде. “Безнең Татарстанда, бик сөенгән идем, яз бик яхшы килде. Кайбер еллардагы кебек салкыннар кабат кайтып мәшәкать ясамады. Кайбер елларда яз бик җылы була да, аннары бәрәңгегә кадәр кырау суга иде. Явым төшем дә шәп булды. Әле менә күңел түзми бит инде, шимбә-якшәмбе Нурлатка бардым, Чистай аша барып, Әлки ягыннан кайттым. Дым җитмәгән бер чор булып булып алган. Халык та туйгандыр инде, һаман ел саен корылык дип әйтмәгез дияргә мөмкиннәр, әмма арпаларны эләктергән бит корылык. Кыска бит. Иртә чәчкәннәр, чип-чиста, әмма буе юк. Үсәсе чорда дым булмаган дигәнне аңлата бу. Солыларны, язгы бодайларны карадым. Эссе моның кадәр торганы юк иде. Июль башыннан явымсыз торды, яңгыр булса да, эссе, табага төшкән кебек, оча да китә. Бөртекнең тулуы дигән әйбер бар – налив. Солының биеклеге дә яхшы, карап туймаслык. Әмма эчендә төше юк – бөртек бик кечкенә. Июль башларында салкынча һәм яңгыр булганда бөртек тула дип сөенә идек. Язын мин рекордлы уңыш була дип көтә идем. Көзге арыш белән көзге бодайда рекордлы уңыш бар, чөнки былтыр чәчелгән, аның уңышының нигезе иртә язда салына. Яңгыр бик яхшы яуган урыннарда – Балтач, Арча, Кукмарада ашлама керткән урыннарда уңыш бик яхшы. Әмма көньяк районнарда чәбәләнеп беткән, 40 центнер бирә торган арпа басулары күрмәдек шул. Былтыргыдан уңыш күпкә артык булыр, әмма теге рекордлы уңыш булмас“, - диде Фатих Сабгатуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев