Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фатих Кәрим истәлегенә багышланган "Син кызганма йөрәгеңне" әдәби бәйгесе уздырыла

Татар шагыйре Фатих Кәрим истәлегенә багышланган "Син кызганма йөрәгеңне" дип исемләнгән төбәкара әдәби конкурс уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында игълан ителә. Конкурс Россия Язучылар берлегенең Калининград бүлеге, «Кардәшләр» Калининград төбәк иҗтимагый оешмасы, Багратионовск шәһәр округы администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге тарафыннан оештырыла. Конкурста поэзия, кече күләмле проза (хикәя һәм повесть ), публицистика һәм дебют (21 яшьләре тулмаган иҗатчылар өчен) номинцияләре буенча урыннар биреләчәк.
Татар информ
фото: izi.travel/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев