Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Фатих Кәрим безнең йөрәгебездә..."

«Безне бирегә Фатих Кәрим чакырып китерде.

Ул безнең йөрәгебездә...»

Татарстан Язучылар берлегендә Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә яшәүче, татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә  зур эшләр башкаручы милләттәшебез Гирфан  Бәхтияров белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Сөйләшүдә Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанных халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүче галим Рамил Сарчин, журналист Римзил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт катнашты. Сөйләшү Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләр хакында барды. Чыгышы белән Омск өлкәсенең Большеречье районы Яланкул авылыннан булган Гирфан Бәхтияров 1965 елда Багратионовск шәһәренә күчеп килә. Ул Фатих Кәримнең шул якларда һәлак булуы хакында ишеткән була һәм, килеп урнашуга, шагыйрьнең каберен эзли башлый. Гирфан әфәнде шул ук елны Фатих Кәримнең һәм аның белән бергә күмелгән ун солдатның каберен таба. Авыл зиратындагы бу каберлекне ул Багратионовск шәһәрендәге мемориаль комплексның Хәтер аллеясына күчерелүенә ирешә. Кабер өстенә зур булмаган һәйкәл дә куела. Еллар узып, һәйкәл шактый таушалганан соң, 2007 елда аны яңарту эшләрен башлап җибәрә. Яңа һәйкәл өчен кирәк булган 160 000 сум акча җыюны да үз өстенә ала. Һәм бу эшне уңышлы башкарып чыга. Гомум көч белән яңартылган һәйкәл 2007 елның сентябрендә тантаналы рәвештә ачыла. Гирфан әфәнденең һәм аның иптәшләренең тырышлыгы белән Багратионовск шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исеме бирелә. Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу да шәһәрдә зурлап билгеләнә. Юбилей кичәсенә Татарстаннан һәм күрше-тирә төбәкләрдән кунаклар килә. Шулай итеп, Багратионовскта татарлар, сан ягыннан егермеләп кенә булсалар да, үзләрен шәһәр күләмендә танытып, татар дөньясын тоеп яшиләр. Бу эшләрнең  башлангычында Гирфан әфәнде Бәхтияров тора.  Кайсы якларга гына барып чыкмасын, Гирфан әфәнде халыкка Фатих Кәрим турында мәгълүмат җиткерергә омтыла.   Очрашу вакытында Язучылар берлеге рәисе  Данил Салихов: Гирфан әфәнде! Татарның Фатих Кәрим кебек герой уллары барлыгын дөньяга җиткерүегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Казанга кайчан гына килсәгез дә –  Язучылар берлеге йорты сезнең өчен һәрчак ачык, бирегә үз йортыгызга кайткан кебек кайтыгыз. Безнең бу очрашуыбыз – тарихи очрашу. 2017 елның 17 октябрендәге бу түгәрәк өстәл артында сөйләшүебез безгә Фатих Кәрим  исемен мәңгеләштерү юнәлешендә  тагын да зур эшләр эшләргә этәргеч», - дигән сүзләр әйтте. «Безне бирегә Фатих Кәрим чакырып китерде. Ул безнең йөрәгебездә, аның хакында барыбыз да нидер әйтә, шагыйри батырлыгына соклана ала. Фатих Кәримнең исемен яңгырату –  ул бер шагыйрьнең хатирәсен яңгыратып тору гына түгел. Ул татар халкының да, Татарстанның да, алай гына да түгел Россиянең  горурлык символы булган бер кешене дөньякүләм яңгыратып тору дигән сүз. Без һәрвакыт  Тукай белән, Җәлил белән горурланып торабыз, каһарманнарыбызны, алар аша халкыбызның зурлыгын, рухи байлыгын, горурлыгын күрсәтәбез. Фатих Кәрим  әнә шул горурлык символларының иң зурларының һәм яктыларының берсе. Фатих Кәримне, аның кебек каһарманнарыбызны, әдипләребезне күтәрәбез икән, аларны башка милләтләргә күрсәтерлек дәрәҗәдә олылыйбыз икән, бу – иң мактаулы эшләрнең берсе. Бу илебезне олылау дигән сүз. Бөтен гомерен Фатих Кәрим иҗатына багышлаган Зәет абый Мәҗитов бар иде, хәзер дә аның турында язучылар бик күп.  Татарстанда, Башкортстанда Фатих Кәрим исемен яңгырату бер мәсәлә, ә менә анклавта, Мәскәүдән дә меңнәрчә чакрым ераклыкта, күпер белән дә бәйләнмәгән бер почмакта яңгырату ул инде бик зур эш. Гирфан  әфәнде бу эшне мактаулы дәрәҗәдә башкара. Аңарга без бик  зур рәхмәтле. Әгәр дә шундый  энтузиастлар булмаса, Фатих Кәрим бу  дәрәҗәдә яңгырар идеме икән. Ә энтузиастларның бик кирәклеген үзебезгә гел искәртеп торырга тиешбез. Минем бер мәкаләмдә  язганым да бар – татарның һәрбер яшь шагыйрь онытыла башлаган берәр каһарманыбызны пропагандалый башласа, ни дәрәҗәдә үзе  баер иде һәм ни дәрәҗәдә халкыбызның рухын ныгытыр иде. Безнең алда  бик зур мәсьәлә тора. Бер елдан Фатих Кәрим тууга 110 ел тулачак. Безгә бу юнәлештә бик уйланган эшләр башларга кирәк», - диде очрашуда катнашкан Ренат Харис. Очрашуда легендар язучының 110 еллык юбилеена башкарылачак кайбер зур чараларны тәгаенләү, Фатих Кәрим урамында язучыга һәйкәл ачу һәм әлеге урамдагы скверны яңартып, аны шигъри мәйдан итү, ул «Кыңгыраулы яшел гармун» ын язган госпиталь бинасында урнашкан 36 нчы номерлы мәктәптә музеен булдыру һәм башка бик күп чаралар хакында фикерләр әйтелде. Очрашу азагында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов  Гирфан Ташмөхәммәт улы Бәхтияровка  «Рәхмәт хаты» тапшырды. Хатта: «Хөрмәтле Гирфан Ташмөхәммәт улы! Сезнең күпъеллык эшчәнлегегез – милләтебезнең үзаңын уятуга һәм ныгытуга, әдәбиятын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән фидакарь хезмәт үрнәге ул. Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә Сез игелекле хезмәт башкардыгыз. Каһарман сугышчыларның каберләрен барлауда, Фатих Кәрим җәсаден Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәренең Хәтер аллеясына күчерүдә һәм анда мемориаль ансамбль булдыруда, шулай ук шәһәрнең бер урамына Фатих Кәрим исемен бирүдә, шагыйрь иҗатын халыкка җиткерүдә бәһаләп бетергесез өлеш керттегез. Сезнең әлеге гамәлләрегез өчен Татарстан язучылар берлеге бик рәхмәтле. Бу тырышлыкларыгыз үзегезгә саваплы әҗер булып кайтсын иде. Бүген дә тынгысыз җанлы, милли гамьле ватандашыбыз булып калуыгызны телибез. Сау-сәламәт булып, илһамлы һәм бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын, эшләрегез уң булсын!» дигән сүзләр язылган.   [gallery columns="1" size="full" link="file" ids="35323,35324,35325,35326"]
ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге; pr_sprt@mail.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев