Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әзербайҗанның Баку шәһәрендә татар яшьләре якынлашып килүче Яңа ел алдыннан "Татар ярминкәсе" уздырды

Татар җыр-биюләре белән үрелеп барган программада, кунакларны милли тәм-томнар белән дә сыйладылар. Ярминкәне Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллеге ярдәмендә Бакуның татар яшьләре активистлары Динара Хәйруллина белән Сафия Незаметдинова оештырды, дип хәбәр итәләр Даими вәкиллектән. Ярминкәдә исә төрле кул эшләре тәкъдим ителгән, алар арасында бизәнү-ясану әйберләре, сувенирлар, милли түбәтәй һәм калфаклар, курчаклар булган. Кунаклар арасында үткәрелгән лотереяда җиңүчеләргә Казаннан алып кайтылган күчтәнәчләр бүләк ителгән. Бакуда Татарстанның Даими вәкиллегендә шушы көннәрдә татар чыршы бәйрәме дә уздырылды. Анда балалар татар милли аш-суларын, татар сүзләрен белүгә күңелле викторинада ярышты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев