Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Евросоюзда россиялеләр өчен роумингка бәяләр арта

Европада Россия операторлары элемтә бәясе 0,01–0,02 евродан 0,15–0,25 еврога кадәр арта. Бу Европа операторлары Евросоюздан читтә эшләүче компанияләр өчен өстәмә җыемнарны арттыру белән бәйле, дип яза "Интерфакс".

Бәя арттыру 2017 елның 15 июненнән Европада яшәүчеләр өчен роумингны бетерү белән бәйле. Бу хактагы законны Европарламент кабул иткән. Австрия, Болгария, Хорватия, Эстония, Финляндия, Франция, Германия, Греция, Венгрия, Италия, Латвия, Литва, Польша, Португалия, Словения, Испания операторлары өстәмә җыемнарны арттырган инде.

Чит ил гражданнары өчен роумингта сөйләшү минуты кимиячәк, ә пакетлар бәясе артачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев