Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Европаның үзәге Парижда милли бәйрәмебез Сабантуе узачак

Европаның үзәге Парижда быел 26 майда милли бәйрәмебез Сабантуе булачак. Ул Эйфель манарасы янындагы Марс кыры дип аталган мәйданда үтә. Бәйрәмгә республикабыздан 250 кеше барачак, болар - артистлар һәм Сабантуенда хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Әлбәттә Парижга сәнгать әһелләренең иң-иңнәре генә барачак. Шулай ук, Татарстан Республикасының җыр һәм бию Дәүләт ансамбле,"Бию шар", "Кама таңнары", "Казан" ансамбльләре һәм "Яңа музыка" оркестры бара. Яр Чаллыдан яшь биюче Миләүшә Разова да Париж Сабантуенда чыгыш ясаячак. Франция башкаласында Сабантуен үткәрү идеясын Казанга рәсми визит белән килгән Париж хакиме Анн Идальго хуплаган. Милли бәйрәмебез Казан белән Париж шәһәрләре арасында узган ел декабрь аенда туризм, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге килешү нигезендә үтә. Париж Сабантуена бөтен Европа илләрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар гына түгел башка халыклар да килергә телиләр икән. Татарстан сәнгать осталары Франциягә ике авиарейс белән очачак.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев