Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Европаның иң зур авылы Урта Әләзәнгә сәяхәт

Ике мең ярым хуҗалыклы авылда яшәеш нинди була икән? Гадәттә, авылларда кешеләр бер-берләрен генә түгел, көтүдәге сыерларның да кайсы кемнеке икәнлеген белә. Россиянең иң зур авылы Әләзәндә яшәүче ун мең кеше бер-берсен танып беләме икән? Кечкенә авылдагы кебек, зур авылда да һәр тыкрык, инеше-чишмәсе, болыны кадерле, тансыкмы икән? Казаннан Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылына тугыз сәгатьлек юл үткәндә, нәрсә күрәсем, беләсем килгәнне ачыкларга вакыт җитәрлек булды.
 

Җир шарының уртасында – Әләзән

  Авылга килеп җитеп юл тузанын коеп бетерер-бетермәстә аңларга өлгердем: биредә яшәүче һәр кеше өчен җир шарының уртасында – Урта Әләзән авылы, һәм тормыш, яшәеш шуның тирәсендә кайный. Үз-үзеңә ышаныч диимме моны, горурлык дияргәме? Ничек кенә булмасын, начар сыйфат түгел. Эш дигәндә, тоткан җирдән өзә торган халык Әләзәндә. Алар бер кемнән, бер җирдән бер нәрсә көтми тормыш итәргә өйрәнгәннәр. Авыл халкының бер өлеше зур йөк машиналары белән Пенза өлкәсендә, Мәскәүдә һәм башка чит төбәкләрдә товар ташый. Төгәл генә санын әйтә алмадылар, авылда якынча ике меңнән артык йөк машинасы бар. Халыкның икенче бер өлеше ит өчен терлек асрый. 200шәр ат тотучы фермерлар да бар. Аны шушында ук саталар, Әләзәндә казылык һәм ит ризыклары җитештерү дә бик алга киткән. Рафаил Бибарсов – Урта Әләзән авылында иң зур җитештерүчеләрнең берсе. alazan av – Беренчеләрдән булып, хәләл ит ризыклары җитештерә башладык, инде менә 27 ел була. Соңгы 17 елда Татарстан, Казан белән бик нык хезмәттәшлек итәбез, – ди ул. Ит ризыкларыннан тыш, үзләренең икмәк һәм камыр ризыклары пешерү цехлары, кафелары һәм күпсанлы кибетләре бар. Барлыгы 38 кеше эшли икән. Рафаил әфәнденең өстәлендә – Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановның бергә төшкән фотолары бастырылган журнал. Һәр ике Президент та биредә зур хөрмәткә ия. «Без булдырабыз!» дигән шигарь еш кулланыла. Халык зарланырга, сер бирергә күнекмәгән. Югарыда әйтелгәнне кабатларга була: ничек инде Урта Әләзәндә нәрсәдер начар була ала?  

Урамнарың чакрым...

  Машинаң булмаса, авылда кирәк җиреңә барып җитеп булмый, шуңа күрә йорт саен әллә ничә машина. Көндәлеккә дигән гадирәге дә, кешелеккә дигән кәттәләре дә бар. Иртән эшкә барганда, урамнан үтәрлек түгел, диләр. Болай да тиз генә урам аша чыгам димә, машина ташкыны. Йортларның күбесе икешәр катлы, кирпечтән. Агачтан салынган берничә йорт, диделәр, миңа күрергә туры килмәде. Авылда 11 мәчет бар, 12нчесе салынып ята. Урамда бөтен кеше диярлек яулыктан. Башында яулык булса да, кыска җиңле кофта, кыска күлмәк кигән булырга мөмкиннәр. Яулык бәйләп йөрү, дин таләпләреннән бигрәк, әдәплелек дип әйтергә кирәк. Үзләренең сүзләренә караганда, авыл халкының 20 проценты намазда. Бик күпләр ураза тота, коръән ашлары үткәрәләр. Сентябрь аеннан укытучылар мәктәп бинасында яулык бәйләмәскә тиеш булалар. Әлегә халык моңа тыныч карый. Киләчәк нәрсә күрсәтер. Моңарчы тулы диндә булганнар гел яулыктан йөргән булса, икенче берләре мәктәптә дәрес биргәндә яулыксыз, урамга чыкканда яулык бәйли. Клуб берничә ел элек янган, яңасын салмаганнар. Китапханә, түгәрәкләр үткәрү өлеше бар, халыкка утырып тамаша карау өчен зал юк. Халык моңа бик тыныч карый, һәрхәлдә, бездә мәдәният йорты юк шул дип өзелеп төшкән кеше күрмәдем. Авылда ике мәктәп, ике балалар бакчасы булган, яңадан берсе ачылды. Боларга өстәп, 11 шәхси балалар бакчасы бар. Үзем өчен авыл җирлегендә шәхси балалар бакчасы булу бик гаҗәп тоелса да, биредә бу гадәти хәл, бер сүз белән, дәүләт карамагындагылар ничек эшли, болар да нәкъ шулай дип кыска гына аңлаттылар. Беренчелекне бирергә теләмәү яшьтән үк килә. Беренче мәктәпне тәмамлаган 31 укучының 11е – медалист. Моннан берничә ел элек күпләп педагогика институтларына укырга кергән булсалар, бүгенге көндә төп юнәлеш – медицина.  

Синең ирең чигәме?

  Юк дияргә ашыкмыйк. Әләзәндә чигү дип тәмәке тартуны әйтәләр. Казан арты татары белән Пенза татары берсен-берсе аңламый дип әйтү, әлбәттә, дөрес үк түгел. Шулай да кайвакыт шактый игътибарлы булырга туры килә. Аңладым – аңгырайдым, сөйләшү – калякать итү, тирләп, эсселәп китү – жарсылану, сөлге – йөзлек. Әлеге исемлек шактый озын, шуңа күрә мәктәптә татар теле укытуның да үз үзенчәлекләре бар. Кайбер җөмләләрне татарчадан – русчага, русчадан «Пенза теле»нә күчерергә туры килә, диләр. Рус сүзләрен кушып сөйләшү дә юк түгел. Ә менә Татарстан мишәрләре гел куллана торган «да, да» сүзен ишетмәдем диярлек. 1980 елларга хәтле күп фәннәр татар телендә укытылган. Хәзер башлангыч сыйныфлар атнага ике дәрес – татар теле, бер дәрес әдәбият укыйлар. 5-6-7нче сыйныфларда ике дәрес – татар теле, ике дәрес – әдәбият. Югары сыйныфларда ике дәрес татар әдәбияты укытыла. Шулай да, темаларны аңлатканда, татарчага күчеп китү – гадәти күренеш.  

Килен төшерү, хатын алу

  Кызларны кияүгә бирүнең кайбер үзенчәлекләренә тукталып китик. Никах кыз йортында укыла. Мәҗлескә егет ягыннан ир-атлар гына килә. Кызның әти-әнисе бик якын булган хатын-кыз туганнарын да чакыралар. Никах укыр алдыннан кыз юрганнар, мендәрләр өелгән сандык өстенә менеп утыра. Аның киемендә бернинди каптыргыч, тимер кебек әйберләр булырга тиеш түгел. Гадәттә, билдән бәйләп кенә куя торган халат кияләр. Хәтта күкрәкчә дә кимиләр. Кызның алдына чәйнек белән су куела һәм башыннан зур мамык шәл белән каплап куялар. Никах укып бетергәннән соң шәл алына, әлеге чәйнектән су агызып, кәләш белән кияү бер-берсенең кулларын, битләрен юалар. Аннан соң кунаклар битләрен сыпыралар. Соңыннан калган суны килен өстенә сибәләр. Әлеге эшләр башкарылып беткәч, кияү белән кәләш аерым бүлмәгә чәй эчәргә кереп китәләр. Чәй эчкәннән соң кияү егет кунаклар янына табын янына чыга, килен бүтән күренми. Мунча яккан, бал каптырган, урын җәйгән кешеләргә атап, бүләкләр сандыкка салынган була. Боларның барысын да егетнең анасы киленнең сандыгын ачып тарата. Хатын-кызлар ир-атлар киткәннән соң өстәл артына утыралар. Никах мәҗлесе иртән сигездә булса, туй мәҗлесе кичке дүрткә, бишкә билгеләнә. Бүгенге көндә туйлар, гадәттә, кафеларда үткәрелә. Урта Әләзән авылында соңгы елларда бар кеше белгән, ләкин бер кеше дә бу турыда кычкырып сөйләп йөрмәгән яңалык бар. Бу – күпхатынлылык. Ким дигәндә, ун ирнең икенче хатыны бар. «Икенче яшь абыстайлар» үзләре өчен салынган аерым йортларда яшиләр. Ирләр аларны олы хатыннары янына алып кайтмый, артык фаш итәселәре килми дип аңлаталар. Бу күренеш имамнардан башланган.  

Милли ризыклар

  Әләзәндә кунакларга тәкъдим ителә торган камыр ризыклары, бер карасаң, безнеке кебек, шул ук вакытта ул бөтенләй башка. Ромб рәвешендә киселеп майда пешерелгән эчлексез камыр ризыгы кыекча дип аталса, шуның ук түгәрәген йөзәңге, диләр. Беренче карашка, ул нәкъ бездәге май күмәче, ләкин шактый зур, уртасына да тишек ясалмый. Коймакларны да биредә зур итеп пешерәләр. Татарстанда хуҗабикәләр кечкенә итеп пешерә алганнарына куансалар, биредә исә уңганлыкны, муллыкны зур итеп пешерелгән ризыклар күрсәтә. Шулай да иң нык таралган баллы ризык – бездәге урама, әләзәнлеләр исә катлама дип йөртәләр. Әләзәндә катламаны пешерүче иң оста кеше Сафура ханым Дебердеева. Ул дүрт кыз үстергән, аларның һәркайсы укытучы һөнәрен алганнар һәм шушы ук авыл егетләренә кияүгә чыгып, матур гына яшәп яталар. Сафура ханым, лаеклы ялда булса да, ут итеп эшләп, яшәп ята. Төнге сменага барып, пекарняда камыр ризыклары пешерә, өендә дә заказлар кабул итә. Абзарында ике үгезе бар. Каенанасы Таифә апага 90 яшь тулып килә, үзе югында, аны карарга кеше яллый. Кыскасы, аның янында «ардым» дип әйтергә дә, «авырыйм» дип зарланырга да уңайсыз.
Зөлфия Хәлиуллина, Пенза өлкәсе, Урта Әләзән
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев