Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Евро бер елдагы минимумга кадәр төшкән

Мәскәү биржасында евроны 70, соңрак долларны 63 сумга кадәр кысрыклап, рубль үсешен көчәйткән, дип яза "Интерфакс". Мәскәү вакыты белән 17.23тә евро курсы, 2015 елның ноябреннән бирле минимумнарны яңартып, 70.0 сумга төшкән, бу кичәге бәя белән чагыштырганда 70 тиенгә арзанрак. Берничә минуттан доллар да 85 тиенгә кимеп, 63 сумга кадәр төшкән. Базарда катнашучыларның компанияләрдә дивидендлар түләү һәм банкларның резерв фондларын тулыландыру өчен рубльгә ихтыяҗы аның үсешенә китерә. Шул ук вакытта, нефть бәясе бик акрын арта, бу алга таба Россия валютасының бәясе үсешен тоткарларга мөмкин дип саный белгечләр. Аның каравы, АКШ дәүләт сәркатибе Джон Керриның Россиягә сәфәре һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу ихтималына бәйле сәяси вәзгыять рубльнең тотрыклыландырырга мөмкин, дип өсти алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев