Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Евразия хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре Татарстан Республикасы белән тыгыз һәм үзара файдалы партнерлык кору теләге белдерде

Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Евразия хезмәттәшлеге оешмасы (ОЕС, Болгария) рәистәше Янко Топалов һәм әлеге оешманың баш сәркатибе Добринка Янкова белән очрашты. Вәкиллек бинасында узган әлеге чарада Болгариянең эшлекле даирәләре вәкилләре, шулай ук икътисад өлкәсендә программалар тәэминаты, инновацион һәм инвестицион эшчәнлек буенча сектор мөдире Фәннур Гарифуллин һәм баш белгеч Мурад Асланов катнашты. Кунакларга Татарстан турында видеоролик күрсәтелде, республиканың икътисади куәте, техно-, индустриаль парклары, әйдәп барган эре предприятиеләре һәм инновацион проектлары турында мәгълүмат бирелде, диелә ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яклар Болгариянең Татарстан предприятиеләре белән икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз алып барды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев