Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әтнәнең Күңгәр авылында Мәдәният йорты ачылачак

Әтнә районы Күңгәр авылында Мәдәният йорты заманында төбәктә иң зурларыннан булса, бу мәһабәт бина соңгы елларда нык бирешкән иде. Быел исә ул яңадан тернәкләнеп, үзгәреп, матурланып кабат аякка бастырылды, дип яза “Әтнә таңы”. Республика Президентының махсус программасы нигезендә үткәрелгән ремонт эшләрен Арча МСО коллективы эшчеләре башкарып чыккан. Март аенда башланган эшкә нокта буларак, тиздән Мәдәният йорты авыл яшьләренә ишекләрен ачар дип көтелә. Шунда ук зур гына волейбол һәм теннис уйнар өчен урыннары булган физкультура залы да бар. Монысы инде яшьләргә үзенә күрә тагын бер бүләк кебек. Мәдәният йортында 300 кеше сыйдырышлы тамаша залы, шулай ук директор һәм сәнгать җитәкчесе, түгәрәкләр өчен бүлмәләр дә каралган. Шул ук бинаның икенче ягында фельдшерлык-акушерлык пункты, күмәк хуҗалык һәм авыл советы идарәсе дә урнашачак. “Пәрдәләргә заказлар бирдек, шушы көннәрдә китереп җиткерергә тиешләр. Аларны элсәк, монда эш бетте дисәң дә була. Мәдәният йортыбыз бик матур булды. Инде яшьләр шуның кадерен белсеннәр иде”, - ди авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова. Авыл җирлегендә Президент программасы ярдәме белән аякка баскан икенче мәдәният йорты инде бу. Узган ел нәкъ шундый бина Күшәр авылында ачылып, ел барышында кызыклы мәдәни чаралар, төрле концерт программалары белән халыкны үзенә тартып торган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев