Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әтнәдә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким истәлегенә багышланган әдәби чара уздырылды

2017 нче елның 4 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе якташыбыз Сибгат Хәкимнең (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) туган көне уңаеннан «Туган як – мәңгелек моңым» дип исемләнгән әдәби чара уздырылды. Чарада укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат казанышлары белән таныштылар. Шагыйрьнең үз тавышы белән сөйләгән аудиоязма тыңланды, презентация күрсәтелде, күргәзмә оештырылды, дип хәбәр итә Әтнә районы Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты. 4-2   5
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев