Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әтнәдә Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча фильм төшерелгән

Әтнәнең Түбән Бәрәскә авылында өч көн дәвамында татар мөселман киносы хезмәткәрләре эшләде - фильм төшерделәр. Төшерү бригадасы белән Мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова да кайткан иде, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.

"Без Бәрәскәне бик ошаттык. Безгә нәкъ шундый милли төстәге авыл кирәк иде. Авыл үзе бик матур, кешеләре бик әйбәтләр. Җитәкчеләре Илгиз Вилдан улы сокланырлык. Аның тормыш иптәше Сәрия ханымга, авыл җирлеге башлыгы Аида Фатиховага без бик рәхмәтле. Безгә эшләү өчен бар шартларны тудырдылар. Өч көннең үткәнен дә сизмәдек",- дип авыл турында җылы хисләр белән сөйләде Миләүшә Ләбиб кызы, диелә язмада.

Мәгълүматлар буенча, фильм Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелгән. "Әтнә таңы" газетасының бу соравына җавап итеп Миләүшә Айтуганова: "Барын әйтеп бетерәсем килми, "Тапшырылмаган хатлар"ны Зур Ковалда төшердек. Бәрәскәдә икенчесен эшләдек. Тагын бер унбиш көнләп Казанда эшләячәкбез. Болай декабрьләргә өлгертербез кебек. Башта фильм кинотеатрларда күрсәтелер, дип уйлыйм. Ә Бәрәскә халкына, әзер булгач, үзебез алып кайтып күрсәтербез. Кунак ашы - кара-каршы," - дигән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев