Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әтнәдә "Без – бергә" республика фестиваленә талантлы укучыларны сайладылар

Әтнәдә “Без – бергә” республика фестиваленә укучылар сайланды. Район мәктәпләре укучылары катнашында әнә шул исем астында грандиоз чара үтте, дип яза районның "Әтнә таңы” газетасы. Әлеге балалар халык иҗат фестиваленың максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тота ул. Алты номинация билгеләнгән - “Хореография”, “Халык вокалы”, “ Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль”, “Сәнгатьле уку”, "Мода театры”. Фестивальдә катнашучылар яшь буенча ике төркемдә көч сынашты. Аның беренчесе – 9-12 яшьлек кече төркем булса, икенчесе -13-15 яшьлек урта төркем. Фестиваль дүрт этапта уза. Башта мәктәпләрдә аның башлангыч этабы узды. Аннан сайлап алынган номерлар алда әйтелгән муниципаль этапта катнашты. Бу этапта җиңүчеләр апрель ахырында Кукмарада узачак зона этабында катнашачаклар һәм соңгы, финал этабына зона этабы җиңүчеләре барыр дип көтелә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиев сүзләренә караганда, бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләр белән гала-концерт та оештырылачак. Фестивальнең муниципаль этабына кире кайтсак, катнашучыларның чыгышына мәртәбәле жюри бәя бирде. Алар арасында һәркемгә яхшы таныш Райлә Фәхретдинова, Риваль Хисматуллин, Лилия Хидиятуллина исемнәре үзе өчен үзе сөйли. Ә номинацияләр буенча чыгыш ясаучыларга килгәндә үземнең күңелгә кереп калган берничә чыгышка тукталасым килә. Гадел Кутуйның “Сагыну” әсәрен сөйләгән Рәсилә Хафизова чыгышын сокланып кабул иттем. Әсәр барыбызга да яхшы таныш, шуңа да карамастан күңелләрне кузгатырлык итеп әзерләнгән. “Халык вокалы” номинациясендә укучыларның күбрәк халык җырларына игътибар бирүләренә куанып утырдым. Азалия Сибгатуллина башкаруында “ Ай, җаныем суларда”, Динә Якупова башкаруында “ Сандугач, күгәрчен”, Илнар Хакимов башкаруында “Ачы тау” җырлары, “Ай , былбылым”, “Эрбет”, “Сагыну”, “Ак каен” җырлары шундыйлардан. Вокал белгече түгелмен, тик шулай да башкару осталыгы ягыннан аерылып торучылар байтак иде. Һәм бу бер вокал номинациясенә генә дә кагылмый. Иң- иңнәрне сайлап алу өчен юкка гына жюридагылар да байтак көч һәм вакыт сарыф итмәде. Дөрестән дә, укучылар һәм укытучылар тарафыннан бик зур эш башкарылган. Әзерлек тә югары дәрәҗәдә. Мондый бәйгеләрне оештыруда зур тәҗрибәгә ия булган Райлә Фоат кызы да:”Заманында моңа охшаш “Ватан” бәйгесе уздыра идек. Ул вакыттагы белән чагыштырганда без ун адым алга таба киткәнбез дип санасак та була”, - диде, дип яза басма матбугат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев