Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әтнә районында хәйрия концерты узган

Әтнәдә уналтынчы тапкыр Хәйрия концертын үткән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Быел олысы-кечесе, физик зат-оешмалар көче белән 356 мең сум 479 сум акча җыйналды. Мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлеге барышында ниләр генә эшләнмәде, районыбыз мәктәпләрендә укучылар нинди генә кичәләр, ярминкәләр уздырмады, алардан кергән барлык акчаны алар менә шушы "Чын йөрәктән" Хәйрия фондына тапшырдылар, кемнәрнең генә көче кермәде. Олы затның да, кеченекенең дә ярдәм итәсе, булышасы килде. Тамчыдан күл җыйнала, дип язабыз. Чынлап та, менә шул тырышлыгыбыз аркасында үз тормышын җайлый алганнар бар, коляскада дүрт стена эчендэ утырган Мөниребез бүген машинада җилдерә, эшли, тормышын кайгырта, безнең белән бер чама көрәшә-көрәшә туганнарына булыша, әнисен тәрбияли. Рүзиябез тән авыртуларына игътибар итмәскә тырышып, китаплар чыгара. Үзенең кичәләрен үткәрә. Раилебез киң күңелле кешеләр ярдәме белән бүләк ителгән ноутбук аша дөнья иңли. Күп алар батыр йөрәклеләр. Тик без күп булмасак, алар бүген ялгыз булыр иде. Сер түгел, ярдәм һәм таяныч һәрбер кешегә кирәк, әмма мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бу аеруча мөһим. Яныңда дусларың булганда үз мәнфәгатьләреңне яклау, күп нәрсәгә сәләтле икәнеңне раслау да җиңелрәк. Аларның мөмкинлеләре чикле, әмма үз-үзен күрсәтү омтылышлары бик көчле. Дөрестән дә, аларның һәрбер хәрәкәте, авазы, сүзе – ул бик зур хезмәт, түземлек һәм сабырлык нәтиҗәсе. Менә шуны аңлый алуыбыз белән бәхетле без. Кичә барышында һәр чыгыш ясаучы әнә шул фикерне әйтте. Район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин, Социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, "Чын йөрәктән" фонды җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов чыгыш ясап, ниләр эшләнгәнен җиткерделәр, Җылы сүзләр әйттеләр. Җырчыбыз Руслан Галимуллин да җырлап кына калмыйча, Кенәргә, Дәрвишләр бистәсендәге интернатка баргач күргәннәре, алган тәэсирләре белән бүлеште. Төшергән рәсемнәр, видеолар күрсәтелде. "Эшләнгән эш белән мактану түгел бу, гыйбрәт алу өчен, яшәешебезне барлау, үзебезгә читтән бер карау өчен күрсәтү", - диде җырчы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев