Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әтинең уйнавы да тормышчан иде бит" - СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның кызы

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның безнең арадан киткәненә – дүрт ел. Аның кызы Гүзәл Гыймранова белән Шәүкәт ага турында хатирәләрне барладык.

– Гүзәл ханым, кайбер артистларның балалары театрда үсә. Сезнең театр белән бәйләнешләр ничегрәк булды?

– Әни белән әти театр училищесында бер группада укыганнар. Әни ике генә ел артист булып эшләгән, аннары Мәскәү мәдәният институтын тәмамлап, китапханәдә эшләде. Кечкенә чакта әти-әни энем Искәндәр белән мине театрдан аерды. Үз юлларыннан китмәсеннәр дип тырыштылар. Әмма без барыбер әти уйнаган спектакльләрне карап бардык.

– Сез элекке Ленинград дәүләт университетында белем алгансыз. Казанда гына укы, дип, әтиегез каршы килмәдеме соң?

– Киресенчә, минем әти юлыннан китәсең, дип хуплады әле. Аның әтисе Кызыл Байрак орденына ия булган укытучы бит. Мин университетта көнчыгыш телләре факультетында гарәп, амхар (Эфиопиядәге дәүләт теле), инглиз телләре өйрәндем. Өч ел аспирантурада укыдым. – Балаларыгыз кайсы юлны сайлады?

– Олы улыбыз Айдар КХТИ тәмамлады, хәзер полиция капитаны. Улы Данилга өч яшь. Искәндәр төзелеш-архитектура институтын тәмамлап, хәзерге вакытта шунда укыта.

– Энегез Искәндәр отставкадагы подполковник. Аның балалары нинди һөнәр ияләре?

– Олы кызы Ксения пединститутның инглиз теле һәм психология бүлеген тәмамлады. Хәзер Польшада яши, әлегә бала белән өйдә утыра. Икенчесе Диана Мәдәният һәм сәнгать институтында белем алды. Казандагы банкларның берсендә эшли.

– Үткәннәрне хәтердә яңартсак, беренче мәртәбә әтиегез уйнаган спектакльне караганыгыз хәтерегездәме?

– Миңа ул чакта ике яшь кенә булган. Мин аны хәтерләмим. Әни сөйләве буенча, сәхнәдә әтигә мылтыктан ату күренешендә «Минем әтигә атмагыз!» дип кычкырып җибәргәнмен.

– Әтиегез гаиләдә нинди иде?

– Бик йомшак кеше иде. Ул безгә беркайчан кисәтү ясамады, ачуланмады, кул күтәрмәде. Безнең янда утырырга вакыты да булмады. Аның өчен беренче урында эш иде. Безгә дә һәрвакыт эшләргә кирәклеген искәртеп торды. Әти белән әни бер-берсен яратышып яшәделәр.

– Гүзәл, татарчагыз матур. Шәүкәт абый таләбеме?

– Юк, без өйдә гел русча гына сөйләшеп үстек. Җитмәсә, 18нче мәктәптә укыдык. Әти безгә өйдә «татарча гына сөйләшергә» дигән таләп куймады.

– Аның нинди шөгыльләре бар иде?

– Ул өйдә булганда пешерергә, өй җыештырырга яратты. Тәмле итеп пылау, борщ пешерде. Яз көне яшелчә үсентеләрен һәрвакыт үзе утыртты.

– Әтиегезнең тормышта үкенгән мизгелләре булдымы икән?

– Әни безнең арадан китеп баргач, ул бик ямансулады. Театрдан да китәргә мәҗбүр булды. Эштән китүне бик авыр кичерде. Сәхнәдә роленең сүзләре онытылудан курыкты. «Их, мин җүләр булганмын, гаиләгә, балаларга күбрәк игътибар бирәсе калган», – дип үкенгән чакларын хәтерлим әле.

– Театрда якын дуслары кемнәр булды?

– Әти бөтен артистлар белән яхшы мөгамәләдә иде. Ирек Баһманов, Әнвәр Гобәйдуллин белән дус булды. Әсхәт Хисмәтов әти эшләми башлагач та янына еш кереп хәлен белешеп торды. Театрда да, республика җитәкчеләре дә аның кадерен белделәр.

– Шәүкәт Биктимеровны бик күпләр «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр итеп күз алдына китерә. Бүген театрда Әлмәндәр ролендә кайсы артистны күрәсез?

– Мин ул спектакльне караганда, ни өчендер, һәрчак елап утыра идем. Бәлки Әҗәл Әлмәндәрне алып китәргә килгәнгәдер... Әтинең уйнавы да тормышчан иде бит. Мин кечкенә чакта һәрвакыт: «Минем әти иң матур артист», – дип йөри идем. Нәрсә генә әйтсәләр дә, әтидән соң бер кешене дә ул рольдә күз алдына китерә алмыйм.

– Шәүкәт абый үзен бәхетле кешегә санап яшәдеме?

– Әйе, әни дә һәрвакыт: «Әтиегез бәхетле йолдыз астында туган», – дия иде. Аның сәхнә юлы да, тормышы да бәхетле узды.

– Шәүкәт Биктимеров исемен шәһәребездәге берәр урамга бирелүен теләр идегезме?

– Бик теләр идем. Әтине моңа лаек дип саныйм.

– Аның туган авылы Саба районы Миңгәр авылына кайткалыйсызмы?

– Без анда әтинең иске йорты булган урында йорт төзи башладык. Өебез төзелеп беткәч, шунда кайтып яшәргә телибез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев