Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әти мине ДРКБдан кеше итәм дип алып кайткан" - шагыйрә Лилия Сәләхетдинова

Инвалид-шагыйрә Лилия Сәләхетдинова тумыштан “бәллүр кеше” диагнозына дучар булган. Авыруына карамастан, ул – өч китап авторы, “Ярдәм” фонды попечительләр советы сәркатибе һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Үзенең язмышы турында ул “Хатын-кызның көче нәрсәдә?” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә сөйләде. “Әти мине ДРКБдан кеше итәм дип алып кайткан. Миңа ДЦП диагнозы куялар башта. Шуңа күрә 8 яшькә кадәр мине өйдә генә тотканнар. Мин 4 яшемдә генә мөстәкыйль утырырга өйрәндем. Сөякләрем тиз сына иде. 14 яшемә җиткәч, хатын-кыз булып өлгергәч, сөяк сынулар әкренләп бетте. 7 яшькә җиткәч, әни миңа: “Яшьтәшләрең мәктәпкә керә, син нишләрсең икән?” диде. Мин укырга теләк белдердем. Мине укытучылар өйгә килеп укытты. 9 сыйныфта чакта кинәт башым авырта башлады. Бер елга ял алдым. Тик өйдә ятмадым, шул кышны мәчеткә йөри башладым. Шулай да 11 сыйныфны тәмамладым. Хыялым – журналист йә психолог булу иде. Әмма авыл җирендә бу һөнәрләр кемгә кирәк? Үзлегемнән интернетны үзләштердем. Бүгенге көнемә Ходаема мең шөкер”, – диде ул. Творческая встреча с Лилией Салахутдиновой Лилия Сәләхетдинова түгәрәк өстәл барышында “хатын-кыз акыллы булырга, ирен хәйлә белән үз ягына аударырга тиеш дип билгеләп үтте. Хатын-кызның көче шунда: ул үзенә яраклы итеп уйларга, әмма шул фикерне ире авызыннан, үз файдасына әйттерергә тиеш”, диде. Шулай ук ирләргә һәрдаим: “Син бит көчле, син бит – ир-ат” дип кабатлап торырга кирәклеген дә искәртте. Исегезгә төшерәбез, Казанның Галиев мәчетендә Лилия Сәләхетдинова катнашында “Хатын-кызның көче нәрсәдә?” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, “Мөслимәләр гимназиясе” проекты авторы Айгөл Биктимерова оештырган.
Чулпан Шакирова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев