Яңа уку елы башлану белән белем бирү өлкәсенә караган электрон хезмәтләрдән файдалану буенча сораулар белән ТР Дәүләт хезмәтләре порталының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итү саны шактый артуы күзәтелә. Бу порталдан файдаланучылар арасында балаларның билгеләрен карау, өстәмә белем бирү хезмәтләреннән файдлану, мәктәп ашханәсенең менюсы белән кызыксыну, шулай ук укучы картасына карагаган сораулар иң еш очрый торганнары булган. 1 сентябрь көнннән инде меңән артык мөрәҗәгать итү теркәлгән.
"Татарстан Республикасында Электрон белем бирү" мәгълүмат системасында эшләү буенча әти-әниләр генә түгел, укытучылар да консультация сорап еш кына мөрәҗәгать итә икән. Техник ярдәм күрсәтү номеры 8 (843) 264-73-37 буенча инде 3 меңнән артык шалтырату булган.
ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте искәртеп уза, Порталда эшләү буенча туган төрле сорау белән:
- (843) 5-114-115 телфоны аша;
- Порталның кире элемтә формасы аша;
- Twitter челтәре аша (аккаунт @eTatarstan) хәбәр биреп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев