Эстонлылар татар халык биюе серләренә төшенә

Әле яңарак кына “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясендә укытучы Нигина Әхмәдуллина Эстониядән кайтты. Узган елның көзендә дә ул андагы хореография төркемнәренә татар биюе буенча мастер-класс биргән иде. Бу юлы, биергә өйрәтеп кенә калмыйча, Эстония Татар мәдәни үзәге вәкилләре белән берлектә, татар милли костюмнарын тегү турында да сөйләшкәннәр. Нигина Әхмәдуллина “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә узган елда Эстониянең Ида-Вирумаа шәһәре Татар мәдәни үзәге исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменә хат язылганын әйтте. Алар үзләренә татар биюе буенча балаларга һәм педагогларга мастер-класс бирү өчен хореограф җибәрүне сораган булганнар. “Мин анда сентябрьдә бардым, педагогларга мастер-класс бирдем. Кохтла-Ярве шәһәрендә дә булдым, укытучыларны да, балаларны да татарча биергә өйрәттем”, - дип сөйләде Нигина. Аның әйтүенчә, анда татар балалары аз, татар халык биюе үзенчәлекләре белән башка милләт яшьләре дә нык кызыксына. Нигина Әхмәдуллина көзге сәфәреннән соң, бу юлы үз теләге белән Эстониягә кабаттан баруын билгеләп үтте. “Сентябрьдә башлаган эшне төгәллисе килде. Балаларга татар халкының тарихы, татар биюе тарихы турында да сөйләдек”, - ди ул. Нигина 8 яшьтән алып һәм өлкәнрәк балаларга салмак һәм җитез татар биюләрен өйрәткән. Моннан тыш, милли үзәкнең активист ханымнары Фәүзия Һадиуллина, Гөлзәлина Жехтунова, Светлана Мөхәммәтҗанова белән татар костюмнары буенча да фикер алышканнарын әйтте. Нигина Әхмәдуллина милли костюмнар тегелеше буенча үз киңәшләрен биргән. “Гөлзәлинә апа үзе бизнесмен, аның тукымалар кибете дә, костюмнар тегү буенча зур фабрикасы да бар. Алар инде бер бию өчен бертөрле костюм теккән булганнар. Бу юлы мин аларга татар милли костюмнары тарихы буенча китап та алып килдем, хәзер яңа өйрәткән бию өчен костюмнар тегәргә җыеналар”, - диде Нигина Әхмәдуллина. Кохтла-Ярве татар җәмгыяте вәкиле Светлана Мөхәммәтҗанова “Ecarte”, “Загадка” бию коллективларына 30 кеше йөрүен һәм аларның Нигина ярдәме белән “Сабантуй”, “Су буе”, “Зәңгәр томан” биюләрен әзерләгәнен билгеләп үтте. “Кызлар март аенда ук Санкт-Петербургка барып, татар биюе белән чыгыш ясарга җыенган иде, тик өлгерә алмаслар, ахырысы. Апрель азагы, май башында хисап концертларында шушы биюләрен күрсәтәчәк, аннары Балтыйк буе Сабан туенда, сентябрьдә Милли азчылык фестивалендә чыгыш ясарга җыеналар. Хәзер инде апрель аенда кызлар биюләрен шомарткач, бәяләр өчен видео аша остазларына җибәрергә тиеш булачак. Нигина, үз чиратында, төзәтмәләр кертеп, профессиональ күзлектән үз бәяләмәсен бирәчәк”, - диде Светлана Мөхәммәтҗанова. Мастер-класстан соң, Эстония кызлары хис-кичерешләре белән уртаклашкан. “Аеруча кечерәк яшьтәге кызлар бик куанды. Алар капчыклар киеп, авызларына йомырка салынган кашык тотып, көянтәләр белән бии. Бу алар өчен бөтенләй гаҗәеп башка төрле бию. Алар өчен бу ачыш, яңалык. Рус биюләре, Ауропа биюләре кебек үк, биюдә үзенә күрә бер иреклеккә өйрәтә, ә татар биюе хәрәкәтләрендә хатын-кыз гүзәллеге, сылулыгы гәүдәләнеш таба. Менә безнең кызларда шундый хис туган”, - дип белдерде Светлана Мөхәммәтҗанова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: