Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эстониядә татар милли эшләнмәләр күргәзмәсе ачылган

Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә сентябрь ахырына кадәр татар милли эшләнмәләр күргәзмәсе эшли. Бу хакта Эстония татарлары җәмгыяте җитәкчесе Фәүзия Һадиуллина хәбәр итте.

“Күргәзмә инде икенче атнасын эшли. Биредә татар милләтенең элекке тормыш-көнкүрешенә караган экспонатлар җыелган. Аны оештыруда Кохтла-Ярведәге татар җәмгыятенең актив әгъзалары Светлана Мөхәммәтҗанова һәм Наилә Шатунованың хезмәтләре зур”, - дип белдереде Фәүзия Һадиуллина.

Күргәзмә Кохтла-Ярве шәһәренең Мәдәният үзәгендә үтә. “Аның ачылышына шәһәр башлыклары да килде. Татарлардан тыш, аны Кохтла-Ярве шәһәрендә яшәүче бик күп башка милләт вәкилләре дә килеп карады”, - дип сөйләде Фәүзия Һадиуллина. Шунысын да әйтү кирәк - Эстония татарлары җәмгыятенең бу идеясен тормышка ашыруда Эстония хөкүмәте ярдәм иткән. Җәмгыять вәкилләре, күргәзмәнең темасын билгеләгәч, аның проектын төзегән һәм Эстония хөкүмәтенә тәкъдим иткән.

Бүген Эстониядә Милли азчылык көненә багышлап концерт һәм ярминкә дә уза. Ярминкәдә Эстония татарлары җәмгыяте “Алтын көз” исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев