Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эстония татарларының "Идел" мәдәни җәмгыяте Таллин мәктәбе укучыларын татар мәдәнияте белән таныштырган (видео)

Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте вәкилләре ил күләмендә үткән "Мәктәп проекты"нда катнашкан. Проектның максаты – мәктәп укучыларын төрле милләтләрнең үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру. Бу хакта Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте рәисе Илзия Әхмәт хәбәр итте.

Проектны гамәлгә куючы - Эстония дәүләте тарафыннан финансланган “Лира” Халыкара милли мәдәниятләр ассоциациясе. Бу ассоциация даими рәвештә чаралар үткәреп, 30 милли оешманың эшчәлеген тәэмин итә.

“Мәктәп проекты”нда быел 7 мәктәп катнашкан. Бу дәвамлы проект. Октябрь ае башында Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте вәкилләре Мустйыэ гимназиясенә барып, балаларны үзләренең милли киемнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырган. Туган җирләре турында сөйләгән, җырлар җырлаган, халык биюләрен башкарып күрсәткән. Балалар Эстония татарлары пешергән татар милли ризыгы чәк-чәктән авыз иткән. Ноябрь ае башында “Идел” мәдәни җәмгыяте вәкилләре Гөлбстан Ногманова һәм Гөлфия Елинваренко, яңадан мәктәпкә килеп, гимназиянең 7-8 сыйныф укучыларына хезмәт дәресләрендә пәрәмәч һәм чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс биргән. “Балалар үзләре пешергән ризыклар белән сыйныфташларын да, укытучыларын да сыйлады”, - диде Илзия Әхмәт.

Шуннан соң укучылар сыйныф җитәкчеләре белән мәктәп кысаларында башлангыч сыйныфларда рәсем һәм 10-11 сыйныфларда презентация бәйгеләре оештырганнар. Рәсем конкурсында балалар Татарстан Республикасының дәүләт символларын, милли киемнәрен, табигатен кәгазьгә төшергән. Презентация бәйгесендә катнашучы укучылар татарларның тарихын, мәдәниятен яктырткан темалар белән чыгыш ясаганнар. Калган сыйныфлар “Мәктәп проекты”на нәтиҗәләр ясаячак йомгаклау концертына номерлар әзерләгән.

22 ноябрь көнне үткән йокгаклау концертында 5-6 сыйныф укучылары хоры татар телендә “Әниемә” җырын башкарган. Алар аның кушымтасын алдан тамашачыларга таратып, концертта аны бөтен зал белән җырлаганнар.

7-8 сыйныф укучылары концертка Г. Тукайның “Шүрәле” мини мюзиклын тәкъдим иткән. “Алар сценарийны бик кызык итеп эшләгәннәр иде. Батыр егетне бер малай, ә агачларны төрле агачлар булып киенгән кызлар уйнады", - диде Илзия Әхмәт.

Илзия Әхмәт әйтүенчә, Мустйыэ гимназиясенең бию ансамбле сәхнәдә татар биюен дә башкарган. Концертта бөтен зал - 150гә якын кеше Татарстан гимнын җырлаган.

Концерт ахырында Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте вәкилләре рәсем һәм презентация бәйгесендә җиңеп чыккан балаларны махсус дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләгән.

25 ноябрьдә "Мәктәп проекты"ның Гала-концерты үтәчәк. Чыгышлар арасында татар биюе дә булачак. Һәрбер катнашкан милләт вәкилләре гала-концертка үзләренең милли ашларын әзерләячәк. “Без үзебез дә милли ашлар әзерләргә җыенабыз. Пәрәмәчләр, чәк-чәк, кош теле пешерәчәкбез”, - диде Илзия Әхмәт.

“Мәктәп проекты”нда “Идел” мәдәни җәмгыяте инде өченче ел рәттән катнашкан. Бу проектның файдасы торган саен ныграк сизелә, ди Илзия Әхмәт. “Ел саен 100-200 бала татар мәдәнияте белән таныша. Без презентацияләребезнең күп өлешен тарихыбызны сөйләүгә багышлыйбыз. Эстониядә татарларның торганына 500 ел, бу тарих та бик бай. Без балаларга шулай ук милли ашлар, бию, җыр, дин турында сөйлибез. Бу балаларының мәдәни байлыгын нык күтәрә”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев